tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күңелләргә иман нуры иңде
Күңелләргә иман нуры иңде

Күңелләргә иман нуры иңде

31 июль көнне Удмуртиядәге Сосмак авылы мәчетендә беренче тапкыр районкүләм Корбан бәйрәме узды. Ир-атлар, хатын-кызлар, ак яулык­лы әбиләр, түбәтәйле бабайлар, егетләр, кызлар һәм кайткан кунаклар бәйрәмгә күпләп җыелдылар. “Корбан бәйрәме — ислам дөньясында иң олы бәйрәм”, — диеп, бәйрәмне ачып җибәрде Фәнис хәзрәт һәм, барыбызны да тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. Сарапулдан килгән 12 яшьлек Әхмәт Хөсәенов, Можгадан килгән кызлар һәм малайлар Коръән сурәләрен яттан укыдылар. Рафаэль хәзрәт дуслары белән балалар өчен төрле уеннар, ярышлар оештырды. Барлык балалар да бик актив, кызыксынучан булып, оештырган һәр бәйгедә бик теләп катнаштылар, күңел ачтылар. Азан яңгырады, мәчеттә намаз укылды.

Рафаэль хәзрәт мәчет ишегалдында корбан итеннән тәмле пылау пешерде. Аллаһы Тәгаләдән исәнлек-саулык, йортларыбызга иминлек, малларыбызга бәрәкәт, дөньялар тыныч булсын дип, яхшы теләкләр тели-тели, бәйрәм кунаклары намаздан соң тәмле пылау, кайнар чәй, татлы пироглар, кавын, карбызлар белән сыйландылар.
Бу бәйрәм үз тәртибе, җылылыгы, чисталыгы белән һәр кешенең күңелендә тирән уелып калды. Кунаклар һәм авылдашлар Можга шәһәре мәчете имамнарына күңелләргә иман нуры иңдерүче бәйрәм оештырганнары өчен рәхмәтләрен белдереп, киләсе елларда да шулай очрашырга язсын дип таралыштылар. Чалган корбаннарны, кылган догаларны Аллаһ Тәгалә кабул итсен.

Халидә Салахиева,Сосмак авылы.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*