tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күренекле җырчы Эмиль Җәләлетдиновны искә алу кичәсе
Күренекле җырчы Эмиль Җәләлетдиновны искә алу кичәсе

Күренекле җырчы Эмиль Җәләлетдиновны искә алу кичәсе

5 июльдә 18.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музееның конференц-залында күренекле башкаручы – Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Эмиль Усман улы Җәләлетдиновны искә алу кичәсе була.

Кичә кунаклары Бөек җырчы турында истәлекләрне аның дусларыннан һәм хезмәттәшләреннән ишетәчәкләр, шулай ук яшь вокалистлар башкаруында татар һәм рус классикларының җырларын тыңлаячаклар, алар өчен Эмиль Усманович башкару осталыгы үрнәге булып тора.

Концерт программасында Россиянең атказанган артисты һәм Татарстан Республикасының халык артисты Резедә Галимова, Халыкара конкурслар лауреатлары Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Зәйнуллина, Динар Шәрәфетдинов, Азат Нургаянов, Анзор Нәбиуллин һәм башка солистлар катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*