tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кыргызстан татарлары “Татарча диктант” акциясендә катнаштылар
Кыргызстан татарлары “Татарча диктант” акциясендә катнаштылар

Кыргызстан татарлары “Татарча диктант” акциясендә катнаштылар

Бүген, Кыргызстанда, Каюм Насыйри институтының Бишкек үзәгендә, Асыл бала уку комплексында урнашкан якшәмбе татар мәктәбендә Дөньякүләм “Татарча диктант” үтте.

Каюм Насыйри институтының методисты һәм татар теле мөгәллиме, Шарафутдинова Нурия Салимовна кунакларны каршы алды.

Катнашучыларны Рим Камалов һәм Лерон Сайдашев  тәбрикләделәр. Аннары, узган елда диктантны “5” билгесенә язган Хайруллина Рима, Валиев Талгат, яшьләр житәкчесе Такутдинова Диана, Бөтен дөнья татарларына Кыргызстаннан сәлам юллап, уңышлар теләделәр. Диктант алдыннан татар мәктәбе яшьләре жырлар һәм шигырьләр белән кунакларның күңелләрен күтәрделәр.

Диктантта 24 кеше катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*