tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырымда “Созвездие-Йолдызлык” җәйге иҗади сменасы тәмамланды
Кырымда “Созвездие-Йолдызлык” җәйге иҗади сменасы тәмамланды

Кырымда “Созвездие-Йолдызлык” җәйге иҗади сменасы тәмамланды

Бүген Казанга “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре белән поезд кайтты.

Татарстанның 17 муниципаль берәмлегеннән фестивальнең 230 лауреаты һәм җиңүчесе Кырымда 18 көн ял итте. Бу юлы “Йолдызлык”балалары үз вакытларын әлеге республиканың Саки шәһәрендә урнашкан “Зәңгәр дулкын”шифаханәсенең балалар сәламәтләндерү лагерендә уздырды.

Традицион җәйге иҗади смена Татарстан Президенты һәм Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән узды.

“Антиковид чикләүләре аркасында “Йолдызлык” тарихында беренче тапкыр җәйге смена ябык форматта үтте. Шуңа карамастан, ул проект тарихында иң озыны булды”, – дип сөйләде фестивальнең башкарма директоры Наталья Смирнова.

“Балалар матур табигать кочагында ял итте. Мине диңгез таң калдырды: хәтта штурм вакытында да ул чиста һәм үтә күренмәле булды. Ялга лаек фестиваль җиңүчеләре өчен шартлар менә дигән бөлды”, – дип саный жюри рәисе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина.

Диңгездә коенудан һәм кояш ванналарын кабул итүдән тыш, яшь артистлар вакытларын үзләренең иҗади үсеше өчен файдалы итеп үткәрде. Бай программа үз эченә фильмнар, квестлар, викториналар, кичәләр, спорт чараларын алган иде.

Җәйге иҗади сменалар вакытында һәр көн, гадәттәгечә, бер темага багышлана. Бу ел да искәрмә булмады. Балалар Нептун көненә махсус номерлар әзерләде, “Оскар” премиясен тапшырган көнне актерлар һәм артистлар булып балкыды, бизнес көнендә эшмәкәрлек эшчәнлегендә үз көчләрен сынап карады, режиссер ролен үз өстенә алды һәм кинематография көнендә фильмнарга трейлерлар төшерде.

“Кичәләрнең берсе XX гасыр стилягаларына багышланган иде. Балалар һәр унъеллыкны яктыртты, әйтик, 60-нчы елларның 80-нче еллардан аермасын күрсәтте. Моның өчен алар мөстәкыйль рәвештә тикшеренүләр үткәрде, тарихи фактларны өйрәнде һәм берунъеллыкның да үзенчәлекле сыйфатларын онытмады. Минемчә, һәркем үзе өчен бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат алды», – дип саный “Созвездие-Йолдызлык” Татарстан төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы идарәсе рәисе Марина Ясельская.

Ул һәр көн нәтиҗәләре буенча балалар арасында иң якты йолдызчык сайлануы турында сөйләде. Андыйларны татлы бүләкләр белән сыйлаганнар, ә исемен бөтенлагерь белгән.

Иҗади процесска балалар һәм әйдаманнаргына түгел, фестиваль хәрәкәте җитәкчелеге вәкилләре дә җәлеп ителгән. Мәсәлән, смена вакытында алар аерым бер отрядка җыелып, күңелле бәйрәм оештыруда катнашкан.

Смена программасының белем бирү өлешенә аерым игътибар бирелгән. Балалар өчен мастер-класслар сериясе вакытында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның халык артисты, ТатарстанДәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, Татарстанныңатказанган сәнгать эшлеклесе, “Эфир”телекомпаниясенең мәдәният бүлеге мөхәррире Дмитрий Пивоваров, “Дорога из города” бию театры студиясе солистлары, шулай ук фестиваль хәрәкәтенең узган елларда җиңүчеләре – Россия театр сәнгате-ГИТИС институтын тәмамлаучылар чыгыш ясады.

“Мастер-класста мин вокалчылар файдалана торган кечкенә хәйләләрем белән уртаклаштым. Мәсәлән, без чыгыш алдыннан дулкынлануны киметергә һәм сыйфатлы итеп башкарырга өйрәндек. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, барлык балалар да бик сәләтле. Аларның сәләтенә сокланудан туктамыйм. Мондый яшьтә алар җитди репертуар җырларга сәләтле, һәм моны алар һәр концертта исбатлый”, – диде Зилә Сөнгатуллина.

Кульминация буларак сменада зур бәйрәм концерты куелган. “Йолдызлык” балалары кырымлылар һәм ял итүчеләр өчен күп милләтле Татарстанның төрле телләрендә җыр куплетлары, Совет һәм Россия композиторлары җырлары, популяр классик һәм джаз вокал әсәрләрен башкарган, ә хореографик номерларда дөньяның төрле халыкларының бию традицияләрен күрсәткән.

Марина Ясельская сүзләренә караганда, концерт өчен Севастопольдән профессиональ тавыш һәм яктырту аппаратурасы, шулай ук диодлы экраннар китертелгән.

“Концерт “Созвездие-Йолдызлык”ның иң яхшы традицияләрендә узды”, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Ясельская.

Смена ахырында ябылу тантанасы оештырылган, анда һәр бала һәм барлык педагоглар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән истәлекле бүләкләр алган.

Җәйге иҗади смена-2021 ”Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең күңелле йомгаклау өлеше булды. Сентябрьдән үк республиканың төрле шәһәр һәм районнарында узачак яшь башкаручыларның зур концертлары старт ала.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*