tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лаеклы бүләк
Лаеклы бүләк

Лаеклы бүләк

25 нче августта Төмән шәһәрендә ”Нефтьче” мәдәният сараенда “Сәләт” педагогик форумының йомгаклау чарасы-пленар утырышы узды. Президиумда Россия мәгариф һәм фән министрлыгының халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтә департаменты директоры урынбасары Андрей Ефремов, Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор, аның урынбасары Алексей Райдер һәм ТОГИРОО ректоры Ольга Ройтблат катнашында мәгариф хезмәткәрләренең киңәшмәсендә узган уку елына нәтиҗәләр ясалды, яңа бурычлар билгеләнде, тырыш, эшләрен яратып эшләгән, уңышларга ирешкән фидакарь укытучылар бүләкләнде. Тубыл шәһәренең 15нче этно-мәдәни компонентлы мәктәбенең инглиз теле укытучысы Әлфия Альберт кызы Гатауллинага югары һөнәри осталыклары, һәм күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Россия Федерациясенең Мактаулы тәрбия һәм мәгариф хезмәткәре” күкрәк билгесен губернатор тапшырды.

Укытучыларның, укучыларның, әти-әниләрнең дә 1 нче сентябрь кадерле, көтеп алган көне. Белем көнен Әлфия Альберт кызы ел саен дулкынланып каршылый. Шәһәрнең 15нче этно-мәдәни компонентлы мәктәбендә 30 ел инглиз телен укыткан Әлфия Альберт кызы балаларга төпле, сыйфатлы белем һәм тәрбия биргән югары белемле, югары категорияле укытучы. Ул заман белән бергә атлаган, киләчәккә карап эшләгән, хезмәтенең нәтиҗәсен укучыларында, аларның уңышларында күргән мөгаллимә. Аның укучылары инглиз телендә иркен аралашканнарын, җыр һәм шигырь башкару осталыкларын уку елы дәвамында күп мәртәбә күрдек. Әлфия Альберт кызының укучылары төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда, конференцияләрдә, семинарларда уңышлы чыгыш ясап беренче урыннарга лаеклы булдылар. Ирешелгән нәтиҗәләрдә ул тукталмый. Укытучы буларак төрле дәрәҗәдәге һөнәри бәйгеләрдә, квалификация күтәрү курсларында үзе дә теләп катнаша. Тубыл шәһәре мәктәпләрендә инглиз теле укытучылары арасында да Әлфия Альберт кызы Гатауллинаның абруе да, дәрәҗәсе дә зур. Ачык дәресләр үткәреп, яшь укытучылар өчен тәҗрибәсе белән уртаклашып, ел саен хезмәттәшләренә яңа эш алымнарын җиткереп эшләгәне өчен укытучыны коллективта да хөрмәт итәләр. Укучылары аның төрле формаларда үткәрелгән, заманча җиһазлар белән баетылган, кызыклы, танып-белү, сөйләм телен үстерү дәресләрен яраталар.

Гомерен укытучылык эшенә, укучыларына багышлаган, иҗади шәхес буларак танылган Әлфия Альберт кызы таләпчән укытучы да. Аның тырышлыгы, максатчанлыгы, тормышындагы уңышлары үрнәк итеп сөйләрлек. Мәктәп җитәкчесе Сәет Хисмәтуллин:”Укытучылар коллективы исеменнән Әлфия Альберт кызын лаеклы бүләк белән котлыйм, киләчәктә дә иҗат һәм һөнәр уңышлары телим. Төмән дәүләт университетын тәмамлап, сайлаган һөнәренә тугрыклы булып, күп еллар укучыларына тирән белем биргән, ата-аналары белән уртак тел табып эшләгән, укытучы һөнәрен, укыткан фәнен чиксез яратканын күреп аның белән горурланабыз, сокланабыз. Безнең коллективта андый укытучы эшләгәненә шатбыз. Укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп әле озак еллар эшләргә язсын. Яңа уку елы алдында лаеклы бүләк алган Әлфия Альберт кызына, укучыларына яңа уңышлар, яңа иҗади ачышлар, шатлык-казанышлар телибез”,-диде.

                                                                                        Римма Умитбаева,

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*