tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Mezzo телеканалы М.Җәлил театры куелышында «Сөембикә» операсын күрсәтәчәк
Mezzo телеканалы М.Җәлил театры куелышында «Сөембикә» операсын күрсәтәчәк

Mezzo телеканалы М.Җәлил театры куелышында «Сөембикә» операсын күрсәтәчәк

Бүген һәм иртәгә, 2-3 сентябрьдә, Европаның Mezzo Live HD классик музыка телеканалы М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры куелышында Резеда Әхиярованың «Сөембикә» операсын күрсәтәчәк.

Спектакльдә төп партияләрне опера театры солистлары Гөлнора Гатина (Сөембикә), Артур Исламов (Кошчак), Филүс Каһиров (Шаһгали), Юрий Ившин (Князь Серебряный), Ирек Фәттахов (Бибарс) һәм Венера Ганиева (Үтәмешнең тәрбиячесе) башкара.

Бу – Казан театрының Mezzo телеканалы белән хезмәттәшлегендәге беренче генә тәҗрибә түгел. 2013 елның июлендә телеканал тамашачылары театрда Мәдәни Универсиада кысаларында узган „Шаляпин. Нуриев. Казан” фестиваленең гала-концертын карау бәхетенә иреште.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*