tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лаеш мөхтәсибәтенең “Юлчы” мәчетендә балалар мәйданчыгы ачылды
Лаеш мөхтәсибәтенең “Юлчы” мәчетендә балалар мәйданчыгы ачылды

Лаеш мөхтәсибәтенең “Юлчы” мәчетендә балалар мәйданчыгы ачылды

Мөхәррәм аеның 25нче көнендә (12нче августта) Лаеш районы Сокуры авылында “Юлчы” мәчете каршында балалар мәйданчыгы ачылды. Мәйданчык мәчет янәшәсендә урын алды. Ул гомуми кулланылыш өчен: аннан авыл халкы, кайткан кунаклар – барысы да файдалана алачак. Биредә кечкенә балалар, мәктәп укучылары һәм яшүсмерләр өчен шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылган, баскетбол-волейбол һәм футбол мәйданчыклары, тренажер комплекслары бар. Мәйданчыкны булдыру өчен “Юлчы” мәчете җир бүлеп бирде һәм ул 2023нче елның яз һәм җәй айларында төзелде. Ул авыл халкы һәм мәхәллә өчен көтеп алынган зур бүләк булды. Мәйданчыкка мәчет ачык булган вакытта кереп шөгыльләнергә мөмкин.

Авыл халкының сөенечен бүлешеп, рәсми ачылыш тантанасы дәрәҗәле кунаклар катнашында узды. Изге теләкләрен Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, Лаеш якташлыгы җитәкчесе Азат Гайнетдинов, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Лаеш районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов җиткерде. Тантанадан соң кунаклар Каеп авылына барды, биредә янгыннан зыян күргән гаиләгә хәйриячеләр ярдәме белән салынган өй кулланылышка тапшырылды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*