tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Татар теле укытучылар җыены

ВИДЕО: Татар теле укытучылар җыены

Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия традицион август семинар-киңәшмәсе тәмамланды. Аның эшендә илебезнең 30 га якын төбәгеннән һәм республикабыздан 270 укытучы, районнардагы милли мәгариф бүлеге мөдирләре, төбәкләрдәге Каюм Насыйри исемендәге мәдәни үзәк җитәкчеләре катнашты. Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган җыенга быел Россия татар авылларыннан мәктәп директорлары һәм район мәгариф идарәсе башлыклары да килгән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*