tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татмедиа» бинасы янында Роберт Миңнуллинга багышланган Сабан туе узды
«Татмедиа» бинасы янында Роберт Миңнуллинга багышланган Сабан туе узды

«Татмедиа» бинасы янында Роберт Миңнуллинга багышланган Сабан туе узды

«Татмедиа» бинасы янындагы скверда «Сабантуй» балалар журналы Татарстанның халык шагыйре, журналист Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган «Роберт Миңнуллин Сабан туе» дип исемләнгән иҗади бәйрәм оештырды.

Чарага Роберт Миңнуллинның хатыны Клара ханым, кызы Таңсылу Сабирова, энесе Ким Миңнулллин, оныклары, дуслары, каләмдәшләре һәм иҗатын сөючеләр килгән иде.

«Роберт абый – татар әдәбиятына, татар журналистикасына зур өлеш керткән бөек шәхес. Роберт Миңнуллинның исеме кергән Сабан туен без беренче тапкыр оештырабыз. Аның иҗатындагы барлык җәүһәрләр дә безгә таныш. Бу традициягә кереп китәр һәм киләсе елларда да үткәрелер», – дигән ышанычын белдерде «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков.

Шагыйрьнең кызы Таңсылу Сабирова Роберт Миңнуллинның «Сабантуй» журналы, балалар әдәбияты үсешенә керткән өлеше турында әйтте. «Роберт абыегыз «Сабантуй» журналының алыштыргысыз редакторы, җитәкчесе булып эшләде. Ул гомеренең соңгы көненә кадәр балалар өчен иҗат итүеннән туктамады. Бүгенге татар теленә, татар әдәбиятына битарафлылык турында сүз йөртелсә дә, шушындый чараларның узып торуы, халыкның катнашуы моның кире дәлиле», – диде ул.

«90нчы елларда җәмгыятьтә үзгәрешләр башлангач «Яшь ленинчы» газетасының исемен алмаштыру турында Роберт абыйның уйланып йөрүләре, эзләнүләре, газетаны алдыручылар белән дә киңәшләшүләре әле дә күз алдында. Нәтиҗәдә «Яшь ленинчы» исеме «Сабантуй» исеменә алмаштырыла. Әлеге исем 30 елдан артык йөри, бүген «Сабантуй» газета түгел, ә журнал рәвешендә чыгарыла. Журналга киләчәктә дә уңышлар телибез!» – диде Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин.

Кунакларга «Сабантуй» журналының Роберт Миңнуллинга багышланган август саны тәкъдим ителде. Әлеге санда шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, гаилә альбомнарындагы фотолар, әдипнең иҗатына бәйле уеннар бар.

Шулай ук «Сабантуй» балалар журналы Вконтакте социаль челтәрендә игълан иткән #Миңнуллинукыйм флэшмобында катнашып, җиңү яулаган балаларны бүләкләде. Җиңүчеләр шигырьләрне аерым бер осталык белән башкарды.

Бәйрәмдә җырчы Дилә Нигъмәтуллина, «Батыр егетләр» төркеме, «СалаваТик»лар төркеме катнашты. Артистлар Роберт Миңнуллин сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкарды. Тамашачылар «Әни кирәк», «Яратыгыз!» кебек җырларга кушылып җырлады. Балалар Сабан туе уеннарында һәм лотереяда да катнашты.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*