tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лаеш районында “Карга боткасы” йоласы узды
Лаеш районында “Карга боткасы” йоласы узды

Лаеш районында “Карга боткасы” йоласы узды

Борынгы татар мәҗүси бәйрәме, борынгы ышанулар буенча, канатларында яз китерүче кошларга рәхмәт белдерү уңаеннан “Карга боткасы” йоласы.

Карга боткасы Лаеш районының Атабай авылында күңелле һәм дәртле итеп билгеләп үтелде. Бәйрәмне Атабай авылы “Ак калфак” кызлары белән бергә оешма җитәкчесе Сабирова Гөлфия оештырды.

Бу бәйрәмне безнең бабаларыбыз да билгеләп узган. Язның килүен, һәрвакытта да, кешеләр көткәннәр һәм уңышның уңышлы һәм уңдырышлы сезонына зур өметләр баглаганнар. Безнең халык бабаларыбызның гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Шуңа күрә Рамазан ае булуга карамастан, без бу символик яз килү бәйрәмен билгеләп үтәргә булдык.

Кунакларны учакта пешерелгән ботка, камыр ризыклары белән сыйладылар, аннары самовардан хуш исле чәй белән татлы күчтәнәчләр бирделәр. Бәйрәм кәефен булдыру өчен кунаклар җырлар җырлады һәм барлык катнашучылар өчен конкурслар оештырдылар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*