tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лаешта «Күрше авыл» проекты буенча заманча татар бистәсе төзелеше башланган
Лаешта «Күрше авыл» проекты буенча заманча татар бистәсе төзелеше башланган

Лаешта «Күрше авыл» проекты буенча заманча татар бистәсе төзелеше башланган

Татарстан эшмәкәрләре Лаешта «Күрше авыл» проекты буенча заманча татар бистәсе төзелешен башлаган.

«Лаеш районында җир алып, заманча татар бистәсен төзү проектын башладык. Бу проект татарча мохит тудыру, заманча татар архитектурасын булдыру, татар халкы мәдәнияте үзенчәлеген үстерүгә корылган», — дип сөйләде проект авторларының берсе Денис Елисеев Фәннәр академиясендә IX Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыенының секция утырышында.

Татарстанның атказанган архитекторы, Колшәриф мәчете архитекторы Айвар Саттаров җитәкчелегендә эшче төркем булдырылганы әйтелде. Проект татарларның гореф-гадәтләрен, яшәү рәвешен алга сөрүгә багышланган. Авторлар сүзләренчә, татар халкының төп сыйфатлары — хуҗалыкны алып бару, ярдәмләшеп яшәү, гаилә кыйммәтләре һәм белемгә омтылу, табигатькә сакчыл карашка өйрәтү, тугандаш халыклар белән тату яшәүгә таяну кебек юнәлешләргә өстенлек биреләчәк.

«Бөтен яктан да камил булган яңа буын татарларны тәрбияләп үстерү, балалар бакчасында әдәп һәм әхлак дәресләрен кертү, Риза Фәхретдиннең „Тәрбияле бала“ әсбабы нигезендә укыту, спорт белән аралаштырып татар тарихы һәм мәдәниятен өйрәнү күздә тотыла», — дип сөйләделәр.

Бизнес мохит булдыру максатыннан, фермерлар җитештергән продукцияне эшкәртү предприятиесе булыр дип ниятләнә. Ит һәм сөт продукциясен эшкәртү, икмәк продукциясе җитештерү, яшелчә, җиләк-җимеш эшкәртү Лаеш районы авыл хуҗалыгы кооперациясе эшенә этәргеч бирәчәк, диделәр видеопрезентациядә.

«Киләчәктә татар авылларын шулай күзаллаучылар да бар. Егетләр Лаеш районында җир алып, бу юнәлештә эш алып баралар. Безнең ТР Президенты каршында ватандашларны күчереп кайтару буенча координацион совет эшләп килә. Бәлки, күчеп кайтучы татарлар да „Күрше авыл“ проектында катнаша алырлар. Башка татарлар да бу проектны үз төбәкләренә күчерә алырлар дип уйлыйм», — диде Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эш комитеты башлыгы Фәрит Уразаев.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*