tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делагатлары Тукай районына баралар
IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делагатлары Тукай районына баралар

IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делагатлары Тукай районына баралар

Бүген, 1нче март көнне, IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыеныны кысаларында, Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән делегатлар Тукай районында булачаклар. Шулай ук биредә авыл эшмәкәрләренең хуҗалыкларын карау һәм татар авылларының комплекслы үсеше белән танышу планлаштырылган.

Делегатлар Новотроицкое авылындагы орлык заводы, Иске Абдул авыл җирлегендәге терлекчелек комплексы һәм яңа саву залы, Иске Зирекле авылында «Миңнеханов»фермер хуҗалыгында яшелчә сортлау һәм төргәкләү цехы, «М. Н. Миңнехуҗин» фермер хуҗалыгының (кошчылык, ит һәм сөт җитештерү һ. б.) эшчәнлеге белән таныша алачаклар.

Көннең икенче яртысында Яр Чаллының “Энергетик” мәдәният йортында узачак пленар утырыш планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*