tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь татарлары – Арча сәхнәсендә!
Пермь татарлары – Арча сәхнәсендә!

Пермь татарлары – Арча сәхнәсендә!

lX Татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында милли мәдәниятебез юнәлешендә күркәм чаралар бара. Бүген Пермь делегатлары Арча көллияте студентлары белән очрашты. Очрашуны  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков алып бара.

Шулай ук, бүген, 1нче апрель көнне,  Г.Тукай исемен йөрткән көллияттә Тукай айлыгы ачып җибәрелде. Очрашуда Пермь шәһәреннән килгән “Гүзәл Чулман” бию ансамбле дә катнашты. Пермьнән килгән кунакларыбыз Арчалыларның җырлы-моңлы каршылавына үз күчтәнәчләре – бер кочак биюләре белән килгән. Пермь һәм Арча төбәге бүген бер сәхнәдә! Җитәкчеләре Гөлүзә ханым Пермь татарларының һәр биенең исеме тарихын, киемнәр тегү үзенчәлекләрен бик “тәмләп” аңлатып барды. Татарлар! Без никадәр төрле, күпкырлы, бай икән бит!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*