tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ленария Мөслимова: “Оешмаларга антипремия бирү уңай нәтиҗәгә китерә”
Ленария Мөслимова: “Оешмаларга антипремия бирү уңай нәтиҗәгә китерә”

Ленария Мөслимова: “Оешмаларга антипремия бирү уңай нәтиҗәгә китерә”

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова антипремия бирү оешмаларга этәргеч булуын әйтте.

«Антипремия бирүнең уңай нәтиҗәсе дә бар — ике ел элек без „Казан экспо“га „Тяжело с татарским“ антипремиясен биргән булсак, быел Рәхмәт хаты тапшырдык, чөнки сайтларын һәм барлык элмә такталарын татарча да алып бара башлады», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Рәис әйтүенчә, Бауман урамында урнаштырылган сәхнәдә яшь татар альтернатив музыкасы башкаручылары тәүге адымнарын ясый.

«Мин татарча сөйләшәм» акциясен ел саен оештырабыз, кар яки яңгыр яуса да, боз яуса да уза, беркайчан да туктаткан юк. Яшьләр арасында татар телен таныту максатыннан чыгып үткәрәбез», — диде ул.

Аның әйтүенчә, акция эшчәнлегенә мәктәпләр белән эшчәнлек, Казан шәһәре буйлап квест-уеннар, икетеллелекнең кулланылышын ачыклау да керә.

Хәзерге минутларда акция Бауман урамында яшь башкаручыларның чыгышлары белән дәвам итә.

Музыкаль бәйгедә җиңүчеләр белән бер сәхнәдә Gauga, Карт Аяк, ОММАЖ, Taraf, qaynar төркемнәре, THE КАМ, Usal, K-Ru, Марат Сөләйманов, Зәринә Вилданова һәм башкалар чыгыш ясый.

Финал концертын журналистлар Лилия Низамова һәм Гүзәл Закирова белән Кариев театры актеры Булат Гатауллин һәм Taraf төркеме музыканты Нияз Мөбәрәкҗан алып бара.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*