tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мəчкəрə укулары» һәм мəчете турында документаль фильм төшерәчәкләр
«Мəчкəрə укулары» һәм мəчете турында документаль фильм төшерәчәкләр

«Мəчкəрə укулары» һәм мəчете турында документаль фильм төшерәчәкләр

«Бишенче Мəчкəрə укулары» киләчәктә ике елга бер тапкыр уздырылачак.

Бүген Кукмара районының Мəчкəрə авылында Идел буе Болгар дəүлəтендə Ислам динен рəсми кабул итүнең 1100 ел кысаларында «Бишенче Мəчкəрə укулары» төбəкара фəнни-гамəли конференциясе үткəрелде. Конференция эшчəнлегендə танылган галимнəр, тарихчылар, җəмəгать эшлеклелəре, дин əһеллəре катнашты.

Конференциянең темасы: «Мəчкəрə авылы: тарих һəм яңарыш проблемалары».

Яшь буынга динебезнең əхлакый принципларын, бай тарихыбызны җиткерү, мəдəни һəм рухи мирасыбызны саклап калу өчен конференциядə катнашучылар түбəндəге тəкъдимнəрне гамəлгə ашырырга кирəк дип саныйлар:

Мəчкəрə авылы Беренче җəмигъ мəчетен торгызу эшлəрен дəвам итү өстендə эшлəү;
Мəчкəрə авылы зиратында җирлəнгəн, изге хезмəтлəре белəн якты эз калдырган олуг шəхеслəребезнең, галимнəребезнең, имамнарыбызның каберлеклəрен саклау өстендə эш алып бару;
Мəчкəрə укуларын ике елга бер үткəрү;
Конференция материалларын китап рəвешендə бастыру;
Алтынчы Мəчкəрə укуларын Мəчкəрə авылы мəчетенең 230 еллыгына багышлап үткəрү;
Кукмара районының мəктəп укучылары арасында Мəчкəрə авылы мəчетенең 230 еллык юбилее кысаларында татар халкының рухи мирасы буенча бəйге үткəрү;
Мəчкəрə мəдрəсəсе һəм мəчете турында документаль фильм ясау.
Күпчелек тавыш бирү белән резолюция кабул ителде. Конференциянең модераторы – Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев укуларда актив катнашучыларга Рәхмәт хатларын тапшырды.

Чараны Үзəклəшкəн дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нəзарəте Кукмара районы мөхтəсибəте һəм Кукмара районы башкарма комитеты оештырды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*