tatruen
Баш бит / Яңалыклар / М. Җәлилнең туган авылы Мостафада кунаклар кабул иттеләр
М. Җәлилнең туган авылы Мостафада кунаклар кабул иттеләр

М. Җәлилнең туган авылы Мостафада кунаклар кабул иттеләр

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россия төбәкләренә сәфәре вакытында татар авылларында да булып, андагы тормыш белән таныша. Оренбург өлкәсендә ул Мостафа авылына барды.

Мостафа – патриот-шагыйрь Муса Җәлил туган авыл. Биредә аның исемен мәңгеләштерү, иҗатын һәм батырлыгын саклау өчен авыл халкы зур тырышлык куя. Шагыйрьнең мемориаль музее да булдырылган.

Васил Шәйхразыевны Мостафа халкы чәкчәкләр белән каршы алды.  Авылга килү белән, Милли Шура рәисе шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр сала. Аннары Муса Җәлил музее белән танышты. Биредә бөек шәхеснең тормыш юлы, иҗаты, батырлыгы хакында тулы мәгълүмат бирелә, кызыклы экспонатлар урнаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*