tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Өстәл китабы булырга хокуклы басма

ВИДЕО: Өстәл китабы булырга хокуклы басма

Татар теле, Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан аралашу өчен иң кулай 14 тел исемлегенә кертелгән. Телебезнең сүзлек составы да гаҗәеп дәрәҗәдә бай. Әйтик интернет челтәрендә урнаштырылган татар теленең язма  корпусының күләме 500 миллион сүздән артты. Ә шул ук вакытта аралашканда  алынма сүзләр кулланыла. Бу хакта Мәскәү шәһәрендә тел мәктәбе җитәкчесе, радиода “Татарча сөйләшәбез” тапшыруын алып баручы Лилиана Сафина да искәрткән иде. Югыйсә, сүзлекләрне генә ачып карарга кирәк. Бу җәһәттән Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан  аңлатмалы сүзлекнең  әһәмияте бик зур.

Тиражы 2200 данә. Сүзлек хәзерге җәмгыятьтә һәм кешеләр тормышында барган үзгәрешләрне исәпкә алып төзелгән. Элек чыгарылган сүзлекләрдән аермалы буларак, әлеге басмага соңгы вакытта сөйләмгә кергән яңа сүзләр дә бар.

Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хамидуллин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*