tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәшит Ваһапов фестиваленең Яшь башкаручылар конкурсына гаризалар кабул ителә
Рәшит Ваһапов фестиваленең Яшь башкаручылар конкурсына гаризалар кабул ителә

Рәшит Ваһапов фестиваленең Яшь башкаручылар конкурсына гаризалар кабул ителә

Р.Ваһапов фондының генераль директоры Рифат Фәттахов әйтүенчә, конкурс ике елга бер тапкыр үткәрелә. “Конкурс белән кызыксынучылар күп. Мәсәлән, соңгы тапкыр оештырылган бәйгегә 150дән артык гариза кабул ителде. Башкортстан яшьләре аеруча актив булды, шуңа да конкурсның ярымфиналын Башкортстанда үткәрәчәкбез”, – ди Рифат Фәттахов.

Ул конкурста катнашырга теләүчеләргә гариза бирүне соңгы көнгә кадәр сузмаска киңәш итте. “Узган бәйгедә күбесе соңгы көнне генә гариза җибәрде. Бу бик кыен, алданрак уйлашсыннар иде”, – ди Фәттахов.

Яшь башкаручылар конкурсының Гала-концерты 2021 елның 17 маенда С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*