tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Максим Хамет – татар егете
Максим Хамет – татар егете

Максим Хамет – татар егете

Прагада без татар егете җитәкләгән ширкатьтә дә булдык. Максим Хамет – “Favea” төркемнәре компаниясенең директорлар Советы рәис. Ул татар чараларының төп иганәчесе. Ун елдан артык Сабантуйларны матди яктан тәэмин итә. “Без Сабантуйны бик яратып оештырабыз. Татарстанга да рәхмәт, еракта яшәүче милләттәшләребезне дә онытмыйлар. Без Сабан туйда үз телебезне, үз көй-моңнарыбызны ишетәбез, татарларыбыз белән дә аралашабыз”, ди ул. Максим татар телен яхшы белә. Балаларын да милли рухта тәрбияли. Чехиягә килеп төпләнү белән ул улына татар телен камил өйрәтү өчен ул рус телле газетага татар теле укытучысын эзләп игълан бирә. Берничә укытучы табыла. Менә шул елны ул Сабантуенда катнаша, татар җәмгыяте белән таныша, шуннан бирле татарлар белән аралашып яши.   Гаиләләре Идел буеннан. Әтисе Назиф Ульяновск, әнисе Гадилә Пенза якларыннан. Самарада танышып гаилә коралар. Максим Самарада туа. Ул биш бала атасы.

Ике улы, өч кызы бар. Улы Хафиз инде Прагада университет тәмамлаган. Кызы Эльвира студент, акробатик рокн ролл белән шөгельләнә. Өч тапкыр Чехия, ике тапкыр Европа, ике тапкыр дөнья чемпионы. Иң бәләкәй улы Дамирга дүрт ай. Кызлары Камилә, Амалия.   15 ел элек күчә алар гаиләсе. Биредә ул вакытта аның дуслары биредә яшиләр. Биредә төзелеш компаниясендә менеджер булып эшли башлый. Тырыш егет акылы, булдыклы булуы, тырышлыгы, хезмәте аркасында баскычлардан тиз күтәрелә. Бүген ул әлеге компаниянең директорлар Советы рәисе. Менә 15 ел инде ул шул компаниядә.   Дөньяның төрле илләрендә аларның компаниясенең контрактлары бар. Россиядә фармацевтика өлкәсендә җиһазлар урнаштыру белән шөгыльләнәләр. Владимир, Уфа, Петербург та эшләгәннәр. Татарстан белән дә элемтәләре шактый.   “Миндә татар каны ага. Татар булуым миңа бизнеста да, аралашуда да, Чехиядә яшәргә дә ярдәм итә. Татарлыгым белән горурланам”, ди Максим Хамет.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*