tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марий Эл Республикасы Морки районы Күлбаш авылында Сабан туе гөрләде
Марий Эл Республикасы Морки районы Күлбаш авылында Сабан туе гөрләде

Марий Эл Республикасы Морки районы Күлбаш авылында Сабан туе гөрләде

2022 елның 18 июнендә Марий Эл Республикасы Морки районы Күлбаш авылында Сабантуй булып узды. Республика татар мәдәнияте үзәге иҗат коллективлары милли бәйрәмебез — Сабантуйны ачу тантанасында катнаштылар. Башкарылган фольклор композицияләр, татар җырлары һәм биюләре халык күңеленә хуш килде. Морки район җитәкчесе үз исеменнән һәм дә район җәмгыяте исеменнән Күлбаш халкын бәйрәм белән ихлас котлады.
Мари Эл Республикасының «Красностекловар интернат-йорты” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Фәния Хафиз кызы Шакирова авылдашларын бәйрәм белән котлады, аларга тыныч күк йөзе, бәхет, сәламәтлек һәм уңышлар теләде. Ә Күлбаш авылы имам-хатыбы Хасанов Илдус Әхмәт улы Сабантуйга Коръән укып, дога кылып, Аллаһтан:
«Йа Раббым, үзеңнең җиреңә орлыкларыбызны куйдык.
Мул уңыш бирсәң, тормышыбызга бәхет-сәгадәт насыйп итсәң иде»,-дип сорап,  җыелган барча халыкны Сабантуй бәйрәме белән тәбрикләде. Татарстан Республикасыннан килгән кунакларыбыз Күлбаш авыл халкына үзләре алып килгән җырлы-биюле чыгышларын бүләк иттеләр. Ә Күлбаш Сабантуе кунаклары шул җырларны тыңлый-тыңлый милли уеннарда катнашып, көч сынашып, куп кенә бүләкләргә ия булдылар. Бәйрәмгә үз авылларын якын итеп кайткан кунаклар, күрше авыллардан, районнардан дүрт йөздән артык кеше килгән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*