tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Түбән Новгород шәһәрендәге Җәмигъ мәчтенең яңа проектлары белән танышты
Васил Шәйхразыев Түбән Новгород шәһәрендәге Җәмигъ мәчтенең яңа проектлары белән танышты

Васил Шәйхразыев Түбән Новгород шәһәрендәге Җәмигъ мәчтенең яңа проектлары белән танышты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсенә сәфәре барышында, Түбән Новгород шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды. Милли Шура рәисен биредә Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров каршы алды.

Гаяз хәзрәт кунакларны Җәмигъ мәчетенең һәм Диния нәзарәтенең эшчәнлеге, яңа проектлары белән таныштырды.

Белешмә өчен: 2008 елда Түбән Новгород Җәмигъ мәчете федераль әһәмияткә ия тарихи һәм мәдәни объект дип табылды. Ул патша заманында төзелгән соңгы зур Аллаһ йорты була. Халык арасында аны «тау башындагы» мәчет дип атап йөртәләр. Түбән Новгород Җәмигъ мәчетен төзү эшләре 1913 елда гына башланып китә. Ике катлы кирпеч мәчет 1915 елның 20 мартында тантаналы төстә ачыла. Хәзерге вакытта Түбән Новгород Җәмигъ мәчете өлкә мөселманнарының рухи үзәге буларак эшли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*