tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марий Эл республикасы Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда балалар Сабан туе узды
Марий Эл республикасы Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда балалар Сабан туе узды

Марий Эл республикасы Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда балалар Сабан туе узды

9 июнь көнне Марий Эл республикасы Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда балалар Сабан туе гөрләп узды. Сабантуйны Республика татар мәдәнияте үзәге директоры Илгис Зәйнелгараб улы Гайсин һәм Региональ Диния нәзарәте рәисе Фәнүс хәзрәт Сәлимгәрәев ачып җибәрделәр.

Республика татар мәдәнияты үзәге иҗат коллективлары башкаруындагы дәртле биюләр һәм җырлар бәйрәмдә катнашучыларның барысын да җәлеп итте. Мәктәпләрдә эшләп килгән балалар лагерьларында тәрбияләнүчеләр капчык киеп йөгерү, кашыкка салынган йомырка белән чабу, бүләкләр кисү, чүлмәк вату, аркан тартышу кебек милли уеннарда һәм спорт ярышларында бик теләп катнаштылар. Күп кенә кызлар һәм малайлар татар көрәшендә үз көчләрен сынадылар. Республика балалар Сабан туенда катнашучыларның барысы да истәлекле призлар белән бүләкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*