tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марс Тукаев Сочида “Татарча диктант” акциясендә катнашты
Марс Тукаев Сочида “Татарча диктант” акциясендә катнашты

Марс Тукаев Сочида “Татарча диктант” акциясендә катнашты

Бүген, 14 октябрь, Сочиның Үзәк шәһәр китапханәсендә “Татарча диктант” акциясе узды. Биредә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты. 

Марс Тукаев Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләп, акциянең һәм мондый чараларны әһәмияте турында аңлатты, катнашучыларга уңышлар теләде. Шәһәр хакимияте исеменнән чарада катнашкан Сочи шәһәренең Иҗтимагый оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илһам Асланов татар җәмгыятенең иң актив милли оешмаларның берсе булуына басым ясап, моннан соң да милли-мәдәни чараларны үткәрүдә ярдәм күрсәтәчәкләрен әйтте.

Чарада шулай ук Сочи татарларының аксакалы, генерал-лейтенант Тәлгать Мусакаев та катнашты.

Татарча диктант языр алдыннан барлык катнашучылар бергәләп Туган тел җырын башкарды. Милләттәшләребез диктант язганнан соң чәй табыны кордылар, татар җырларын җырладылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*