tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәчет бистә татарларын берләштерә
Мәчет бистә татарларын берләштерә

Мәчет бистә татарларын берләштерә

Ульяновск районы Зеленая Роща бистәсе мәчетенең үткәне һәм бүгенгесе турында кыскача гына язып үтәсем килә. Барыбызның да күз алдында юктан бар булган мәчет бит ул.

Рус милләте вәкилләре күпләп яшәгән, ә татарлар барча халыкның 20 процентын тәшкил иткән Зеленая Роща бистәсендә мәчет 1998 елда эшли башлады. Мәхәлләбез беренче көннән үк милләтара дуслыкны ныгытуны, кешеләрне начарлыктан яхшы юлга өндәүне, яшь буында ата-аналарга, күрше халыкларга һәм газиз Ватаныбызга карата мәхәббәт, хөрмәт хисе тәрбияләүне үзенең төп максаты итеп куйды.

Туксанынчы елларда акча һәм эш урыннары булмау сәбәпле, барыбызга да авырга туры килсә дә, сынауларга бирешмичә, гел алга барырга тырыштык. 2002 елның матур җәй көнендә мәчетебездә ремонт эшләрен төгәлләп, аны рәсми рәвештә ачу бәхетенә ирештек. Тантанада өлкәдән һәм районнан күп мөхтәрәм кунаклар, төрле авыллардан килгән мөселман кардәшләребез катнашты. Ә көз җиткәч, мәчеттә уку-укыту эшләрен башлап җибәрдек. Төрле буын вәкилләре дүрт төркемгә бүленеп, башлангыч дини белем алдылар.

Үсеп килүче буынга рухи һәм әхлакый, милли тәрбия бирү максаты белән белем бирү оешмалары – урта мәктәпләр белән тыгыз элемтәләр урнаштырдык. Шулай ук күрше Ивановка авылында урнашкан балалар йортында тәрбияләнүче татар малайларын һәм кызларын үзебезгә кунакка чакырып милли ризыкларыбыз белән сыйлауны традициягә керттек.

Нәкъ менә шул чорда мине авыл администрациясенә депутатлар Советы рәисе урынбасары итеп эшкә алдылар. Өстәвенә, татар милли-мәдәни автономиясенең Ульяновск район советы әгъзасы вазыйфаларын да йөкләделәр. Шуңа күрә мәчет эшләрен Мәхсүт хәзрәт Шәрифҗан улы Хәйруллинга тапшырырга туры килде. Мәчетебез каршындагы мәдрәсәдә уку-укыту эшләрен исә үзем алып бардым.

Мәхсүт хәзрәт мәхәллә халкы белән уртак тел табып һәм өлкә мөфтияте, район администрациясе, җирле хакимият белән тыгыз элемтәдә торып, мәчет эшләрен матур гына алып барды. Ул күрше авылларга барып дини йолаларыбызны үтәргә дә вакыт һәм мөмкинлек тапты.

2010 елда гаиләм белән мәркәзебез Казанга күченеп киткәч тә, мәчетебез белән элемтәне өзмәдем. Китаплар, уку-укыту әсбаплары, дини календарьлар һәм шамаилләр җибәреп тордым.

2021 елда хөрмәтле Мәсхүт хәзрәтебез фани дөньядан бакыйлыкка күчте. Шуннан соң мәхәллә халкы Ринат Әнвәр улы Гиматдиновны мәчетебезнең имам-хатыйбы итеп сайлап куйды. Әлеге бик тә җаваплы вазыйфаны җиренә җиткереп үтәү өчен аңа күп өйрәнергә, тәҗрибә тупларга туры килде. Хәзер инде ул мәчет эшләрен матур, җайлы гына алып бара. Мәчеткә кирәкле булган әйберләрне алып торабыз, ремонт эшләрен башкарабыз, дини бәйрәмнәр һәм мәҗлесләр үткәрәбез, болар берсе дә мәхәлләбезгә авырлыклар китерми, ди Ринат хәзрәт.

Мәчетебезнең чиста һәм пөхтә булуы соклану тудыра. Дин дәресләренә өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да бик теләп йөриләр. Мәхәллә халкы бергә җыелышып, зиратны тимер койма белән тотып алганнар, каберләрне чистарту, тәртипкә китерү буенча өмәләр дә даими рәвештә оештырыла. Әлбәттә инде, болар һәммәсе дә Ринат хәзрәтнең тырышлыгы, аның халык белән уртак тел табып эшли белүе нәтиҗәсе.

Көз көне миңа мәчетебездә үткәрелгән Мәүлид бәйрәмендә катнашырга насыйп итте. Анда күп дин әһелләре һәм СВОда катнашучы хәрбиләрнең ата-аналары, якыннары да чакырулы иде. Имамнар бик тә гыйбрәтле вәгазьләр сөйләделәр һәм ир-егетләребезнең фронттан җиңү шатлыгы белән исән-сау кайтуларын теләп дога кылдырдылар.

Күптән түгел махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган – шәһит киткән авылдашыбыз Ильяс Сверчков бистә зиратында дәфен кылынды. Ул тәртипле, тәүфыйклы гаиләдә туып үскән ир-егет иде. Аның хатыны – тол, ике баласы ятим калдылар. Мәхәллә мөселманнары һәр җомга намазында Ильяс кардәшебезнең рухын шатландырып дога кылалар. Шушы көннәрдә генә Зеленая Роща урта мәктәбендә Ильяс Сверчков истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды. Анда сугышчының газиз әнисе, бертуганы Марат, хатыны белән балалары катнаштылар.

Бистә халкының олы хөрмәтен казанган авылдашларыбызны да телгә алып үтәсем килә. 90 яшьлек Гөлшат Хасиятулла кызы Таирова – шуларның берсе. Ул үсмер чагында җирле совхоз фермасында тырышып, бөтен көчен куеп эшләгән. Хөкүмәтебез аның фидакарь хезмәтен югары бәяләгән – орденнары һәм медальләре бар. Биш бала тәрбияләп үстергән. Өлкән яшьтә булуына карамастан, намазын калдырмый, дини китаплар, газета-журналлар укый. Мәчет имамы, мәхәллә бабайлары Гөлшат апа турында һәрдаим кайгыртучанлык күрсәтәләр. Хөрмәтле Ак әбиебез мәчеткә каршы өйдә яши. Аллаһы Тәгалә аңа хәерле гомер насыйп итсен.

Мәчеттән ерак түгел генә кибет эшләп килә. Сәүдә ноктасының хуҗасы – Әмирҗан Әхмәтҗан улы Сабирзянов. Ул яшьлек елларында Ульяновск авыл хуҗалыгы институтының механизация факультетын уңышлы тәмамлап, данлыклы “Россия” совхозына эшкә урнаша. Авыл халкы матур холыклы, кешеләрне хөрмәт итүче, ярдәмчел милләттәшебезне авыл Советы рәисе итеп сайлап куя. Аннары совхоз коммунистлары аны партия комитеты секретаре итеп сайлыйлар. Үзгәртеп кору чоры башлангач, малтабарлык кәсебен үзләштерә. Үзенең хәләл малына кибет ачып җибәрә һәм йорт кирәк-яраклары белән сәүдә итүне җайга сала. Ул мәчеткә хуҗалык товарларын бушлай – сәдака итеп бирә. Аллаһы Раббыбыз Әмирҗан Әхмәтҗан улына әҗер-саваплар, эшендә уңышлар насыйп әйләсен.

Бүген Зеленая Роща мәчете халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү юнәлешендә зур эшләр башкара. Әлеге мәхәлләнең игелекле гамәлләре башка авыллар өчен үрнәк булырлык.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*