tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәчетле авыл – бәхетле авыл
Мәчетле авыл – бәхетле авыл

Мәчетле авыл – бәхетле авыл

«Яркәү районында урнашкан Сәет авылында мәчет төзелешендә бик күпләр ярдәм итте. Шундый бердәмлек булмаса, бу эшне башкарып чыгарга мөмкинлек булмас иде. Төмән өлкәсе мөселманнары идарәсе, район хакимияте, авылыбыз халкына рәхмәт», – дип сөйләде авыл мөселманнар советы җитәкчесе Нәфисә апа Тузмөхәммәтова.

Ә инде Нәфисә апаның тырышлыгы белән башкарылган төзелешкә, аның күпме вакыт-көчен биргәнен әйтерлек тә түгел. Нинди генә ишекләрне шакымады ул, кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәде. Төрле мәҗлесләрдә, Сабантуй бәйрәмнәрендә, татар концертларында «Мәчет төзелешенә» дигән тартмаларга акча җыюлары хәтердә. Төмән шәһәрендә яшәп, туган авылының начар юлларына карамастан, иптәше Нәҗип абый белән төзелеш материалларын ташыдылар.

Мәчет ачылу тантанасында Нәфисә апа: «Хәзер үзебезнең хәзрәтебез Мәлик абый Биктаһиров бар, аны тыңлагыз, өйрәнегез. Авылыбыздагы яңа мәчеттән кеше өзелмәсен, мәчетебез буш тормасын, намазларны бергә-бергә җыелып укырга язсын», – дигән теләкләрен юллады. Күптән түгел бер хәтем ашында Нәфисә апа Сәет зиратының читәнен бергәләшеп төзәтергә кирәклеген белдерде.

Нәфисә апа шикелле олы җанлы, киң күңелле, динебезне, мәчетләребезне, туган кардәшләребез җирләнгән зиратны кайгыртучан кешеләр булганда гына туган авылларыбыз яшәячәк.

Эльмира САДЫЙКОВА

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*