tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Түгәрәк уен» фестиваль-конкурсы быел Черек күлдә кичке программа белән башлана
«Түгәрәк уен» фестиваль-конкурсы быел Черек күлдә кичке программа белән башлана

«Түгәрәк уен» фестиваль-конкурсы быел Черек күлдә кичке программа белән башлана

Быел XIV «Түгәрәк уен» бөтенроссия татар фольклоры фестиваль-конкурсы кичке программа белән башлана.

ТР Мәдәният министрлыгы һәм Мәдәни ресурслар үзәге 28 августта Казан халкын һәм кунакларын «Кичке Түгәрәк уен»га «Черек күл» паркына чакыра. Башлана – 18:00 сәгатьтә.

28 августта Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә көн дәвамында фестивальнең зур концерт программасы көтелә. Ул мастер-класслар һәм интерактив программа белән барачак. Башлана – 10.00 сәгатьтә.

Татар фольклоры фестивалендә быел Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 45ләп фольклор коллективы һәм башкаручы катнашачак.

«Түгәрәк уен» фестивале илебезнең төрле почмакларыннан килгән уникаль башкаручыларның традицион очрашу урынына әверелде. Елдан ел күбрәк коллективлар кызыклы музыкаль репертуар алып килә», – ди Мәдәни ресурслар үзәге директоры Алсу Мифтахова.

  • «Түгәрәк уен» фестивале – бары тик аутентик татар фольклорына багышланган бердәнбер бөтенроссия фестивале. Аны Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге беренче тапкыр 2010 елда Ульяновск өлкәсендә үткәргән иде.
  • Фестиваль татарларның төрле этник төркемнәрен берләштерә. Татар халкының мәдәни мирасы белән таныштыра.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*