tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән ачылды
Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән ачылды

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән ачылды

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре бара, кичә шул уңайдан татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Бөек шагыйрьне искә алырга дип дистәләрчә кеше җыелды.

«Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә халык сукмагы беркайчан да суынмас», – диде тантанада Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов. Аның сүзләренчә, Россия башкаласы үзәгендә һәйкәл куелган сквер күптәннән истәлекле урынга әверелде. Башкала татарлары Новокузнецкий урамындагы скверда Тукайга һәйкәл куюга бик озак иреште, диде ул. Берничә тапкыр баш тартудан соң алар ярдәм сорап Мәскәү администрациясенә мөрәҗәгать иткән.

Исегезгә төшерәбез, монумент 2011 елда шагыйрьнең туган көнендә ачылды. Таш сынның урынын татар халкының тарихы билгеләде: ул элеккеге Татар бистәсендә куелды.

Традиция буенча бәйрәм сүзе белән Татарстанның Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин чыгыш ясады. Ул тантанага җыелган барлык кешеләрне 25 августта үтәчәк бәйрәм концертына чакырды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.

Шуннан соң Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә башка татар иҗатчысы – Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә ачылды. Кунакларга шагыйрьнең тормышыннан сирәк күрсәтелгән фоторәсемнәр, үзе язган журнал һәм газеталардан өзекләр тәкъдим иттеләр.

Кичә татар иҗат коллективлары катнашындагы матур концерт белән тәмамланды. Анда татар халкының мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калуга һәм популярлаштыруга өлеш керткән татар мәдәният эшлеклеләрен дә бүләкләделәр. Шулай итеп, Габдулла Тукайның 135 еллыгына әзерләнгән истәлекле билгеләргә язучылар Вера Хәмидуллина, Ленар Шәех, Йолдыз Шәрәпова, фотограф Расыйх Фәсхетдинов һәм башкалар лаек булды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*