tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәчетле авыл күрке
Мәчетле авыл күрке

Мәчетле авыл күрке

Быел Камышлы районы, Яңа Ярмәк авылы мәчете сыйфатлы итеп төзекләндерелде, бөтен эшләр дә янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп эшләнде.

– Узган елларда региональ Диния нәзарәте, авыл халкы һәм мәхәллә картлары ярдәме белән мәчетнең тышкы ягы төзекләндерелде. Эчке ягы да күптән ремонт таләп итә иде. Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, язын эшкә керештек. Диварларын, ишек алдын җылыттык, намаз уку бүлмәсенә “җылы идәннәр” җәелде, моның өстенә яңа котельная төзелде, ишек алды баскычы яңарды, — дип сөйли Яңа Ярмәк авылы имамы Рәис хәзрәт Вәлиәхмәтов.

Гали авылының һәм Самараның “Нур” мәдрәсәләрендә дини белем алган хәзрәт имамлык вазифасына биш ел элек кереште. Аның вәгазьләре үтемле, никах уку, исем кушу, мәетне соңгы юлга озату йолаларын җиренә җиткереп башкара, мәҗлесләрдә дә, мәчеттә дә изге күңеле белән Коръән сүрәләре укый. Менә төзекләндерү эшләре дә Рәис хәзрәт тәкъдиме белән башланып киткән. Уңган-булган, бөтен эшкә кулы килеп торган хәзрәт мәчетне төзекләндерү эшләренең күбесен үзе башкара. Авылдашлары да ярдәм итә, әлбәттә. Ә түбәсе белән диварларын Самарадан килгән төзү бригадасы ясап киткән.

– Бу эшләрнең барысы да изге күңелле кешеләр хисабына эшләнде. Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин булышлыгы белән “ЗИС” җәмгыяте директоры Тимур Искәндәров хәйрия ярдәме күрсәтте. Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов сөйләшкәннән соң, “Байтекс” оешмасы (җитәкчесе Олег Торопчин) да ярдәм кулы сузды. Кыргызстаннан Яңа Ярмәк авылына кайтып төпләнгән дин кардәшебез Ибраһим Латыйпов шактый зур суммага паласлар, киезләр кайтартты, акчалата да ярдәм күрсәтте. Яңа Ярмәк авылында туып-үскән, бүген читтә яшәүче авылдашларыбыз Абделхак Шакиров һәм Хәйдәр Сафиуллинны да билгеләп үтәсе килә. Хәтта бер дә таныш булмаган чит кешеләр дә хисап счетына акча күчерделәр. Аларга һәм ярдәм кулы сузган авылдашларга, Урта Азиядән кайтып төпләнгән мөселман кардәшләребезгә, Камышлы рай-оны эшмәкәрләренә, күрше “Рассвет” совхозында яшәүче милләттәшләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аллаһы Тәгалә аларның барысына да исәнлек-саулык, бәрәкәтле тормыш насыйп итсен. Изге эшкә өлеш керткән барлык кешеләрнең исем-фамилия-ләре махсус дәфтәргә язылып, гыйбадәтханәдә саклана. Аллаһыга шөкер, эшләребезне Корбан гаетенә кадәр тәмамлап, бәйрәм намазын яңартылган мәчеттә укырга насыйп булды, — дип шатлыгы белән уртаклаша Рәис хәзрәт.

Берничә ел элек, мәчетнең тышкы ягын төзекләндергән вакытта, бүрәнәләргә киртләп “1870 ел” дип язылуын күргәннәр. “Бу мәчет салынган ел булса кирәк”, — дип, мөфти Талип хәзрәт Яруллин белән киңәшкәннәр дә мәчетнең 150 еллык юбилеен уздырырга ният иткәннәр. “Самарадан, район үзәгеннән мөхтәрәм кунаклар чакырып, төзелеш эшләрендә ярдәм иткән кешеләрне җыеп, юбилей ча-расын корбан мәҗлесе белән билгеләп үтәрбез дигән идек. Тик коронавирус аркасында планнарыбызны үзгәртергә туры килде”, — дип уфтана Рәис хәзрәт. Шул сәбәпле мәчеткә йөрүчеләр саны да кимегән. Элек намазга уннан артык ир-ат йөргән булса, бүген күпкә азрак. Ә менә җомга намазына шулай ук 25 — 30 кеше килә икән.

Аллаһы теләсә, дөньялар яхшырыр, Яңа Ярмәк авылының яңартылган мәчетендә кабат Гает бәйрәмнәре үтәр, ифтар мәҗлесләре гөрләр, мәүлид мөнәҗәтләре яңгырар. Иң мөһиме, бүген яңартылган борынгы мәчет авыл күрке булып, халыкны үзенә чакырып тора.

Алия Арсланова

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*