tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Равил Фәйзуллин: Әгәр без  милләтебезнең үзаңын үстерә алсак, Стратегиядәге пунктларның берсен тормышка ашырдык дияргә мөмкин
Равил Фәйзуллин: Әгәр без  милләтебезнең үзаңын үстерә алсак, Стратегиядәге пунктларның берсен тормышка ашырдык дияргә мөмкин

Равил Фәйзуллин: Әгәр без  милләтебезнең үзаңын үстерә алсак, Стратегиядәге пунктларның берсен тормышка ашырдык дияргә мөмкин

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин:

Бөтендөнья татар конгрессы инде дистәләгән еллар дәвамында үзенең киң колачлы эшен дәвам итә. Төп максат – дөнья халыклары арасында татарларны саклап калу һәм үстерү. Һәр кеше үзенең ата-бабасыннан калган гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калырга, телен, халкының тарихын, сәнгатен, мәдәниятен белергә тиеш. Безнең милләт кайда гына яшәсә дә, аңа юкка чыгу куркынычы янамый. “Татар” исеме яшәр, тик менә аның “эчтәлеге” нинди булыр? Мине күбрәк шул сорау борчый. Минем уйлавымча, Стратегия кабул ителү күпләрдә өмет уятты. Әгәр без  милләтебезнең үзаңын үстерә алсак, Стратегиядәге пунктларның берсен тормышка ашырдык дияргә мөмкин булачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*