tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәдәният министры һәм татар театры вәкилләре Милли театр ассоциациясе эшендә катнаша
Мәдәният министры һәм татар театры вәкилләре Милли театр ассоциациясе эшендә катнаша

Мәдәният министры һәм татар театры вәкилләре Милли театр ассоциациясе эшендә катнаша

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев һәм республика театрлары вәкилләре Милли театрлар ассоциациясенең гамәлгә куелу конференциясендә катнаша.

Милли театрлар ассоциациясенең беренче зур җыелышы Карелиядә уза. Гамәлгә кую конференциясендә Россия Федерациясенең төрле республикаларыннан 31 театры вәкиле катнаша. Алар арасында — Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Әлмәт театрының директоры Фәридә Исмәгыйлева, Буа театры директоры Раил Садриев, Кариев театры директоры Луиза Янсуар бар.

Ассоциация төзү инициативасы белән 2019 елда үзен Россиянең беренче милли театры дип таныткан Александр театры чыккан иде.

Россиянең Милли драма театрының (Александринский театр) матбугат үзәге хәбәр итүенчә, конференциядә оештыру структурасы расланачак, ассоциациянең төп бурычларын һәм эш принципларын билгеләүче Меморандумга кул куелачак.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*