tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәдинә Маликова иҗаты буенча фәнни эш яклаган галимә ун романны төрекчәгә тәрҗемә иткән
Мәдинә Маликова иҗаты буенча фәнни эш яклаган галимә ун романны төрекчәгә тәрҗемә иткән

Мәдинә Маликова иҗаты буенча фәнни эш яклаган галимә ун романны төрекчәгә тәрҗемә иткән

Төркиянең Бартын шәһәре университеты Әдәбият факультетында танылган татар язучысы Мәдинә Маликова иҗатын колачлаган докторлык диссертациясе якланды. «Мәдинә Маликованың романчылыгы» дип аталган докторлык диссертациясен яклаучы Миһрия Челик бу фәнни эшне яклауга ничек әзерләнгәнен һәм язучының әсәрләрен тәрҗемә иткәнен сөйләде.

Фәнни эшнең җитәкчесе – Бартын университетының Әдәбият факультеты, Бүгенге заман төрек диалектлары бүлеге җитәкчесе, профессор доктор Алсу Камалиева. Zoom аша уздырылган диссертация яклауны Казаннан язучы үзе дә тыңлады.

Алсу Камалиева «Мәдинә Маликованың романчылыгы» дип аталган докторлык диссертациясен яклаучы Миһрия Челикнең озын һәм мәшәкатьле юлларны үтүен әйтте. «Бу эшкә тотынганда кирилл хәрефләрен дә белми иде. Әмма ул бөтен көчен куеп тырышты. Эшебезне татарча өйрәнүдән, кыска хикәяләрне укудан, аерым сүзләргә тәрҗемәләр ясаудан башладык. Нәтиҗәдә, укучым Мәдинә Маликованың ун романын төрекчәгә тәрҗемә итте, язучының бөтен язмаларын өйрәнде», – диде.

«Алсу ханым белән танышканчы Казан татарлары хакында күп белми идем. Башта Төркиядәге Казан татарлары турындагы хезмәтләрне кыскача өйрәндем. Бик катлаулы бер тарихы булган, бай әдәби мираска ия милләт икәнен аңладым. Алсу ханымга Казан татарлары әдәбиятына кагылышлы фәнни эш язарга һәм бер хатын-кыз язучыны сайларга теләвемне җиткердем. Укытучым миңа ышанды, ярдәмче булды. Мин бу эшкә тотынганда язучының 8 романы бар иде. Ул иҗатын дәвам итте. Тагын ике роман язды. Укытучым китапларны Казаннан китерде. Фәнни эшемә ун роман да керде», – диде Миһрия Челик.

Мәдинә апага рәхмәтләрен исә татарча җиткерде: «Мин татар телен тәрҗемә итеп өйрәндем. Шуңа күрә сөйләшүем бик үк яхшы түгел. Сезнең бөтен романнарыгызны, повестьларыгызны, геройларыгызны бик яраттым. Докторлык диссертациям дә сезгә ошар дип, ышанам».

Докторлык диссертациясен яклауда катнашучылар татар язучысының төрекчәгә тәрҗемә ителгән әсәрләренең Төркиядә китап булып басылып чыгуын теләделәр.

Айзирәк Гәрәева-Акчура, Төркия

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*