tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мордовия җирендә XII Бөтенроссия авыл Сабан туе узды
Мордовия җирендә XII Бөтенроссия авыл Сабан туе узды

Мордовия җирендә XII Бөтенроссия авыл Сабан туе узды

Бүген Мордовиядә XII Бөтенроссия авыл Сабантуе уза. Әлеге масштаблы бәйрәмдә катнашырга Россиянең 35 регионыннан делегатлар Ләмберә районы Аксюн авылына җыелды. Ачылу тантанасында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мордовия Республикасы башлыгы Артем Здунов сәламләде.
Татарстан Президенты үз чыгышында җыелган кунакларны бәйрәм белән котлап, Мордовия җирлеге хуҗаларына һәм Татарстаннан килгән оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Чыгышының ахырында Рөстәм Миңнеханов Мордовия Республикасының «Татар эшмәкәрләре клубы» иҗтимагый оешмасы активистларын “Фидакарь хезмәт өчен”, “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы” медальләре белән бүләкләде, шулай ук оешмага микроавтобус ачкычлары тапшырды.
Сабантуйның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Әстерхан өлкәсе Губернаторы Администрациясе җитәкчесе Павел Паутов, UFC көрәшчесе Ринат Фәхретдинов һ. б. бар иде.

Гадәттәгечә, Бөтенроссия авыл Сабан туенда төрле-төрле районнарның утарлары урнаша. Татарстанны Кукмара районы тәкъдим итте.

Әйтергә кирәк, Мордовиядә мондый масштабтагы Сабантуй беренче тапкыр үткәрелә. Аксюн авылы янындагы кырда махсус 520 тамашачыга исәпләнгән трибуналы ипподром корылган. Объектны төзүдә Мордовия төзүчеләренә Казаннан белгечләр дә ярдәм иткән.
Шулай ук бәйрәм мәйданчыгында “Татар базары” зонасы да булдырылган. Биредә азык-төлек товарлары һәм сувенир продукциясе белән сәүдә итүче, фуд-зона һәм милли ашларның төрле ризыклары булган 20дән артык чатыр корылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*