tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәхәллә ишекләре һәркемгә ачык
Мәхәллә ишекләре һәркемгә ачык

Мәхәллә ишекләре һәркемгә ачык

Засвияжье районындагы Ислам мәдәният үзәгендә милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре катнашында корбан ашы узды.

Мәхәлләгә кунакка өлкә татар, әзәрбәйҗан һәм таҗик милли-мәдәни мохтариятләре рәисләре килгән иде. Ислам үзәгенең имам-хатыйбы Хасиятулла хәзрәт Әхмәтов аларны мәхәллә эшчәнлеге белән таныштырды.

“Безнең мәхәллә мәчетендә биш вакыт намаз уку, өлкәннәргә һәм балаларга ислам нигезләрен өйрәнү, никах уку һәм балага исем кушу мәҗлесләре үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Үткән елда мәетләрне юып һәм кәфенләп соңгы юлга озату бүлмәсен дә булдырдык. Ислам мәдәният үзәгебез ишекләре һәркемгә ачык”,- диде Хасиятулла хәзрәт.

Ульяновск өлкәсе Губернаторының милли мәсьәләләр буенча киңәшчесе, әзәрбәйҗан автономиясе җитәкчесе Ислам Гусейнов Ислам үзәге эшчәнлеген уңай бәяләп, мәхәллә бинасын ремонтлап заманча стильгә китерүдә ярдәм күрсәтергә ышандырды. Өлкәнең таҗик оешмасы рәисе Хәйдәрали Мәхмәдҗанов төзекләндерү эшләрен башкаруда эшче куллар һәм төзелеш материаллары белән булышырга вәгъдә итте. Ә өлкә татар автономиясе җитәкчесе Рамис Сафин мөселман халыклары вәкилләренә дини мәҗлесләрен һәм төрле очрашуларын шушы мәхәлләдә үткәрергә тәкъдим итте.

Чыганак: “Өмет” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*