tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сабантуй тәгәрмәче» Киндерледә
«Сабантуй тәгәрмәче» Киндерледә

«Сабантуй тәгәрмәче» Киндерледә

15 июльдә «Сабантуй тәгәрмәче – 2023» район проекты һәм Түбән Тәүде районының 100 еллык юбилеен бәйрәм итү кысаларында Киндерле авылында Сабантуй үткәрелде. 8 июльдә – Тарманда, 16 июльдә Чугунаевода узды, 22 июльдә Канчәбердә, Бухаринда үткәреләчәк.

Быелгы һава торышы бигрәк тотрыксыз. Иртә белән кояш чыгып көнозын нурларын сирпеде, кичкә таба Маслян авылы яктан кап-кара болытлар килде дә, Сабантуй бетеп кенә бара иде, чиләкләп яңгырны койды.

«Сабантуй тәгәрмәче» Киндерледә, изображение №3

Бәйрәмне алдан стадионда үткәрергә дип планлаштырганнар иде, һава торышы аркасында авылның нәкъ уртасында, мәдәният йорты алдында уздырдылар. Аны авыл халкының матди ярдәме, мәдәният йорты, мәктәп, авыл китапханәсе булышлыгы белән Новотроицк авыл хакимияте үткәрде. Халык мәктәп яныннан кузгалып, мәдәният йортынача «Сабантуй тәгәрмәчен» «тәгәрәтеп» килде.

Түбән Тәүде районы Думасы рәисе Виктор Мышкин район хакимият башлыгы Валерий Борисовның, район Думасының Рәхмәт хатларын авыл хуҗалыгы алдынгыларына, күп балалы гаиләләргә, авылның үсешенә өлеш кертүчеләргә тапшырды. Новотроицк авыл хакимияте башлыгы Олег Ахмеров якташларын котлады, бүләкләр бирде. Бу көннәрдә Владикавказда хәрби хезмәтен үтәп исән-имин Данил Әхтәриев кайтты. Егеткә дә бүләк тапшырдылар.

Бәйрәм концертын оста итеп Фирүзә Булатова һәм Айсылу Исакина алып бардылар. «Киндерле кичләре» җыр, «Оттепель» җыр, «Энҗе» җыр, «Бәйрәм» бию ансамбльләре, мәктәп укучылары шәп концерт куйдылар. Төмәннән танылган җырчы Григорий Александрий килеп, дәртле җырлар бүләк итте. Түбән Тәүдедән Эльвира Голубева җитәкчелегендә «Зөбәрҗәт» халык ансамбле, Канаш, Бухарин авылларыннан үзешчән сәнгать ансамбльләре артистлары ямьле чыгышлар ясадылар. Бухариннар табын ашына күчтәнәчләр дә пешереп китергәннәр.

«Сабантуй тәгәрмәче» Киндерледә, изображение №5

Мәйдан буйлап өлкәннәргә, балаларга уеннар оештырылды. Кеме аркан тартты, кеме кул көрәшендә үзен сынады, кеме сулы чиләкләр күтәреп узышты. Менә көрәш башланды, кызганнан-кызды, абсолют батыр Төмән егете – Алексей Вьюхов булды. Аңа бәрән бүләк иттеләр. Түбән Тәүдедән аниматорлар килеп балаларны уйнаттылар, тату-оста сабыйларның битләренә рәсемнәр ясады. Нәфисә Гульматова гаиләсе белән тәмле итеп пылау пешергән.

Яңгыр явып киткәч, кешеләр көлешә-көлешә таралыштылар.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*