tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәктәптә фаҗигадә зыян күргән сигез кеше Мәскәүгә күчерүне яхшы кичерде
Мәктәптә фаҗигадә зыян күргән сигез кеше Мәскәүгә күчерүне яхшы кичерде

Мәктәптә фаҗигадә зыян күргән сигез кеше Мәскәүгә күчерүне яхшы кичерде

Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗигадә зыян күрүчеләр (аларны Мәскәүгә дәваланырга озаттылар) транспортировканы тотрыклы кичергән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Мәскәүгә күчерелгән сигез пациент транспортировканы тотрыклы кичерде. Алар федераль клиникаларда дәвалана. Табиблар безнең гражданнарның гомерен саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшли», – диде Галимова.

«Татар-информ» агентлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының зыян күрүчеләрне илтүче махсус самолеты Мәскәү аэропортына төшүе хакында хәбәр иткән иде. Лилия Галимова сүзләренчә, Республика балалар клиник хастаханәсендә дәвалануы 14 мәктәп укучысының тормышына бернинди куркыныч та янамый.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*