tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Владимир Путин Россия мөселманнарын Ураза гаете белән котлады
Владимир Путин Россия мөселманнарын Ураза гаете белән котлады

Владимир Путин Россия мөселманнарын Ураза гаете белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Россия мөселманнарын Ураза гаете белән котлый. Аның тәбрикнамәсен бәйрәм вәгазендә РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин җиткерде.

«Рамазан ае тәмамланды. Россия мөселманнары күптән көтеп алган бәйрәмне каршы ала. Ураза бәйрәме изге гамәлләр белән, мохтаҗларны кайгыртып билгеләп үтелә», — диелә котлауда.

«Россиядә Ислам дәвамчылары ата-бабаларының күп гасырлык тарих, дини, мәдәни традицияләренә хөрмәт белән карый, буыннан буынга тапшыра. Мөселман оешмалары ил тормышында актив катнаша, дәүләт һәм иҗтимагый структуралар белән элемтәләрне ныгыта, хәйриячелек, мәгърифәтчелек инициативаларына игътибар белән карый», — дип билгеләп узган Россия Президенты.

Владимир Путин барча мөселманнарга уңышлар, сәламәтлек, иминлек теләгән.

Гөлнар Гарифуллина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*