tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь краена бара
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь краена бара

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь краена бара

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь краена барачак. Биредә, 14 май көнне, Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясендә Пермь краеның татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашу узачак. Милләттәшләребез белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы да көтелә.

Шуны да әйтергә кирәк, әлеге көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Пермь крае Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү имзалау да булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*