tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәмнәр янында канәфер чәчәкләре…
Шәмнәр янында канәфер чәчәкләре…

Шәмнәр янында канәфер чәчәкләре…

Казанда  — кайгылы көннәр.

Казанда гына түгел, бөтен ил халкының йөрәкләре сыкрый бу көннәрдә.

Уфада Карл Маркс урамы, 3нче йорт адресы буенча Татарстан вәкиллеге янына Казандагы фаҗигагә битараф булмаганнар чәчәкләр, йомшак уенчыклар китерүен дәвам итә. Алар, бирегә килеп, чәчәкләр сала, кайгы уртаклашуын белдерә ала.

“Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналлары хезмәткәрләре дә фаҗигадә һәлак булган балаларның якыннарының тирән кайгысын уртаклашты. Без вәхши кулыннан каза күргәннәрнең тизрәк савыгуын чын күңелдән телибез. Басмаларыбыз хезмәткәрләре Татарстан вәкиллеге янына кызыл канәфер чәчәкләре салды.

Фаҗига безне чиксез тетрәндерде. Казан белән бергә кайгырабыз…

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*