tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү студентларының «Чикләвек» викторинасы Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланды
Мәскәү студентларының «Чикләвек» викторинасы Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланды

Мәскәү студентларының «Чикләвек» викторинасы Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланды

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы оештырган «Чикләвек» сигезенче интеллектуаль викторинасы узды. Уенда Мәскәү дәүләт университеты, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр университеты, Мәскәүнең финанс университеты һәм башкаланың башка уку йортлары студентлары катнашты.

Квиз дүрт өлештән торган һәм тарихчы, этнолог, мөселман мәгърифәтчесе, көнчыгышны өйрәнүче Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган иде. Сораулар аның тормышы, сәяхәтләре һәм фәнни эшчәнлеге турында иде. Аларның кайберләре мәшһүр галимнең кече ватаны Казанга бәйле булган.

Викторинада 20 команда катнашты. Алар арасында Мәскәү университетларының һәм институтларының студентлар якташлык җәмгыятьләре, шулай ук җыелма командалар бар иде. Уенчылар каршында иҗади номерлар белән театр һәм кино артисты, Россия театр сәнгате институтын тәмамлаган Эльза Йосыпова, шулай ук татар активистлары Лилия Зиннурова һәм Динә Абдуллина чыгыш ясады.

Җиңүчеләр өчлегенә «Зирәк тиен» (МДУ), Мәскәүнең «Ярдәм» медицина-стамотология университетының Татар якташлык җәмгыяте һәм «Кышкы бураннар» җыелма командасы керде. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин аларга грамоталар һәм призлар тапшырды, ә оештыручы Артур Рәхмәтуллинга һәм аның хезмәттәшләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

«Әлбәттә, яшьләр өчен безнең барлык проектларны өлкән буын хуплавы күңелле. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле, Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү татарларының Милли-мәдәни автономиясе, аларга моның өчен зур рәхмәт», – диде Рәхмәтуллин.

«Тагын йөз елдан безнең милләт юкка чыкмасын өчен, без мәдәниятебезне сакларга тиеш. Мондый чаралар шуңа юнәлтелгән. Мин сезне активрак булырга, моның өчен бездә булган барлык мөмкинлекләрне кулланырга чакырам», – дип өстәде «Чикләвек»нең беренче уеннарын оештыручыларның берсе.

«Ачык микрофон» вакытында кунаклар үзләренең хисләре белән уртаклашты. Уенчыларның берсе Башкортстаннан килгән, ул татар халкының кунакчыллыгын һәм легендар Мәрҗани, аның тормышы һәм эшчәнлеге турындагы сорауларның киң даирәсен билгеләп үтте. Кайбер студентлар Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә булуларын һәм татар викторинасында беренче тапкыр катнашулары турында сөйләде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*