tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Раил Садриев Казан тамашачысын «Дәрвиш» моноспектакленә чакыра
Раил Садриев Казан тамашачысын «Дәрвиш» моноспектакленә чакыра

Раил Садриев Казан тамашачысын «Дәрвиш» моноспектакленә чакыра

Буа дәүләт театры Казан тамашачысын «Дәрвиш» моноспектакленә чакыра. Моноспектакль 14,15,16 гыйнвар Камал театрының кече сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

«Спектакльне Татарстанның халык артисты Раил Садриев тәкъдим итә. Ул аның авторы да, бердәнбер актеры да», дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Спектакль сюжетында XIX-XX гасырлар чигендә яшәгән татар дин белгече, Буа шәһәре имамы Нургали Хәсәновның биографиясенә нигезләнгән маҗаралы тарих ята. Әлеге герой берөзлексез җавап эзли, дөньяда барган үзгәрешләр чорында иманын һәм кыйбласын саклап калу өчен үз-үзе белән һаман көрәшә.

Спектакльнең режиссеры – Тимур Кулов.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*