tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге язучыларны дастаннар өйрәнергә чакыра
Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге язучыларны дастаннар өйрәнергә чакыра

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге язучыларны дастаннар өйрәнергә чакыра

Татарстан Язучылар берлеге Чаллы бүлегенең язучыларны матбугатка язылырга һәм язарга, дастаннар өйрәнергә, бәйгеләрдә катнашырга чакыра.

Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышта сигез пункттан торган резолюция кабул ителде. Документ тексты ТР Язучылар берлеге сайтында урнаштырылган.

Быел Татарстан язучылар берлеге Әдәби ел йомгакларын территориаль бүлеп, Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә үткәрде.

ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге утырышында аның җитәкчесе, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, танылган язучы Факил Сафинның ел йомгакларына багышланган доклады тыңланган. Язучылар бүлек эшчәнлеген уңай бәяләгән.

Утырыштагы фикер алышулардан соң түбәндәге пунктлардан торган карар кабул ителгән:

– Бүлек язучыларына төрле әдәби конкурсларда һәм грантларда актив катнашу таләбе куелган;

– әдәби журнал һәм газеталарны яздырып алу язучыларның бурычы дип күрсәтелгән;

– әдәби басмаларның һәркайсында һәр язучы ел дәвамында үз әсәрләрен бастырырга тиеш дигән фикер белдерелгән;

– мәктәптә, балалар бакчаларында һәм өлкәннәр белән очрашулар – эшебезнең аерылгысыз өлеше дип ассызыкланган;

– әдәби берләшмәләр белән эшне актив дәвам итү мөһимлеге көн тәртибендә булуы искәртелгән;

– Бүлек каршындагы Иҗат студиясендә яшьләр һәм укучы балалар белән эшне тагын да активлаштырырга хәл ителгән;

– тарихи дастаннарны өйрәнү көн кадагында икәнлеге әйтелгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*