tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә «Мине танырсыңмы…» татар музыкаль-шигъри кичәсе була
Мәскәүдә «Мине танырсыңмы…» татар музыкаль-шигъри кичәсе була

Мәскәүдә «Мине танырсыңмы…» татар музыкаль-шигъри кичәсе була

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә 1 октябрьдә «Мине танырсыңмы…» дигән музыкаль-шигъри кичә узачак. Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган концерт 18.00 сәгатьтә башлана.

Концертта Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Бариева һәм Рамил Миндияр, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Ильяс Камалов һәм башка җырчылар катнашачак. Алар бергәләп татар халык җырының алтын фонды әсәрләрен башкара.

Моннан тыш, Татарстанның күренекле музыкантлары Россия башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен рояльдә, скрипкада һәм виолончельдә уйнаячак.

Керү ирекле.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*