tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә татар телен һәм мәдәниятен белү буенча интеллектуаль бәйге узачак
Мәскәүдә татар телен һәм мәдәниятен белү буенча интеллектуаль бәйге узачак

Мәскәүдә татар телен һәм мәдәниятен белү буенча интеллектуаль бәйге узачак

Татар теле, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә багышланган «Чикләвек» интеллектуаль команда уены 28 ноябрьдә Мәскәүдә узачак, дип сөйләделәр Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә.

Конкурс бер үк вакытта 16:00 сәгатьтә Zoom онлайн-форматында һәм турыдан-туры Кызыл Октябрьдә Старт Хабта Берсенев яр буе (№6, стр. №3, 4нче кат) адресы буенча узачак.

Ярышларның приз фонды 132 мең сум тәшкил итә. Җиңүчеләр «татар бизәкләре төшерелгән » кием-салым, сувенирлар һәм башка товарларга акча сертификатлары алачак.

Бер командада катнашучылар саны кимендә алты кеше булырга тиеш. Катнашу бушлай, сылтама буенча 20 ноябрьгә кадәр теркәлергә кирәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*