tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре була
Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре була

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре була

21-25 августта Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре була. Традиция буенча ул Мәскәү халыкара музыка йортында гала-концерт белән тәмамлана.

Татарстан мәдәнияте көннәре Үзәк Кинематографистлар йортында «Ибн Фадлан», «Тарлан» һәм «Микулай» нәфис фильмнары презентациясеннән башлана. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

23 һәм 24 августта Россия дәүләт балалар китапханәсендә Татар балалар әдәбияты көннәре узачак.

24 августта бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк куярга җыеналар. Шул ук көнне Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә Татарстаннан килгән шагыйрьләр һәм язучылар Ркаил Зәйдуллин, Рифат Корбанов, Газинур Моратов, Рүзәл Мөхәммәтшин, Равил Фәйзуллин белән очрашу була.

25 августта Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салыначак. Бу көнне шагыйрьнең һәм аның тарафдарларынаң үлгәненә 78 ел була.

Татар мәдәнияте көннәре Татарстанның сәнгать осталары гала-концерты белән тәмамлана.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*