tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Меткәдә яңа мәктәп ачылды
Меткәдә яңа мәктәп ачылды

Меткәдә яңа мәктәп ачылды

1 сентябрьдә озак еллар буе көтелгән яңа мәктәпнең ачылу тантанасы үтте. Заманча технологияләре белән төзелгән мәктәп 22 укучы һәм мәктәпкәчә тәрбия алучы 15 балага исәпләнгән, шулай ук монда фельдшер-акушер пункты та булачак. Бина эчендә уку класслары, аш әзерләү блогы, 20 урынлык ашау зонасы һәм спортзалы бар. Уку класслары заманча нормаларга һәм таләпләргә туры килә.

Тантаналы линейкада район администрациясе башлыгы Сергей Сидоренко балаларны, ата-аналарны зур бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен белдерде. Районда Аксурка, Абаул, Веселинская авылларында да тиздән шундый мәктәпләрнең ачылачагы турында шатланып сөйләде.

Меткәдә яңа мәктәп ачылды, изображение №2

Котлау сүзләре белән район прокуроры Дмитрий Шайкин, Заречное мәктәбе директоры Наталья Абрамова, Казанлы авыл хакимияте башлыгы Нәфисә Байбикова чыгыш ясадылар.

Балаларның, яшь укытучы апалары Иляна Кәбированың рәхмәт сүзләре, матур шигырьләре беркемне дә битараф калдырмады. Район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Гайсин укытучыга символик ачкычны тапшырды һәм укучыларга зур уңышлар, яңа казанышлар теләде.

Меткәдә яңа мәктәп ачылды, изображение №3

Лента киселде, беренче кыңгырау шалтырады, укучылар, ата-аналар һәм кунаклар мәктәп эченә юнәлделәр. Бу бәйрәм шатлыгын уртаклашыр өчен Казанлы мәктәбе укытучылары да килделәр һәм мәктәпкә бүләк тапшырып, күңелле ял итеп кайттылар.

Әйе, мәктәп булса, балаларның гөр тавышлары ишетелсә, авыл яши дигән сүз.

Һәр мәктәпнең үз тарихы бар

Зурмы ул, әллә кечкенәме…

Вагай районының Казанлы авыл җирлегенә кергән Меткә авылы башлангыч мәктәбенең 91 еллык тарихы белән азрак таныштырып китим әле.

Беренче рус һәм татар мәктәпләре ерак 1932 елда ачылган. Татар мәктәбе Агыт елгасының уң ярында ике катлы элекке кулак өендә урнашкан. Мәктәп икенче каттагы ике бүлмәле класстан тора. Ә беренче катында укытучы Низаметдин абый Бәдретдинов гаиләсе яши. Елганың сул ягында (ул Искра дип аталган) Ищенко фамилияле купец йортында рус мәктәбе эшли. Монда ук укытучы Софья Быкова гаиләсе тора.
Меткә авылы үсә, зурая. Монда авыл советы идарәсе, сельпо эшли (соңыннан алар Казанлыга күчә). Укучы балаларның саны арту сәбәпле, укытучылар коллективы да үсә. 1961 елда Зәйтүнә Кәбирова эшли башлый, ә 1964 елда Флера Вәкилева эшкә тотына.

Мәктәптә күп еллар буе укучыларга төпле белем, тәрбияне тырышып-тырышып Ида Саликова, Гөлсара Шәймәрданова бирделәр. Аларны балалар бик яратып искә алалар.

Мәктәпкәчә булган балалар тәрбиячесе вазифасын максатчан, сәләтле Фәридә Аблазисова башкара. Бу укытучылар, бар сабырлыкларын җыеп, һәрбер баланың күңелен тоеп, зиһеннәргә гыйлем орлыклары салдылар. Меткә башлангыч мәктәбен меңгә якын бала уңышлы тәмамлап, урта белемне күрше Казанлы авылы мәктәбендә алдылар.

  • Туган мәктәп… Бу сүзләр беркемне дә битараф калдыра алмый. Безнең мәктәбебез – гаиләне хәтерләткән төрле яшьтәге кечкенә балалар коллективы. Башка коллективлар белән чагыштырганда, монда укытучы һәм балалар арасында искиткеч җылы, якты, якын мөнәсәбәтләр. Монда һәркемне беләләр, һәркемне аңлыйлар, барысы бер-берсенә ышаналар һәм яраталар, – дип сөйли Гөлсара апа.

Асия ЗИМАГУЛОВА,
Татарстан Республикасының
атказанган укытучысы,
Вагай районы, Казанлы авылы.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*