tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Таян Аллаһка!» әдәби бәйгесе җиңүчеләренең исеме «Якупов укуларында» билгеле булды
«Таян Аллаһка!» әдәби бәйгесе җиңүчеләренең исеме «Якупов укуларында» билгеле булды

«Таян Аллаһка!» әдәби бәйгесе җиңүчеләренең исеме «Якупов укуларында» билгеле булды

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә узган «XII Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе кысаларында «Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова «Таян Аллаһка!» дип аталган әдәби бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләде.

«Таян Аллаһка!» бәйгесе белән танышкач, аның бик мәгънәле булуына инандым, һәм «Идел» журналының аның бер өлеше булуына мин чиксез шат. Бәйгегә эшләр бик күп килде, алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу җиңелләрдән булмады. Катнашучылар да төрле яшьтә иде: урта яшьтәгеләр, яшьләр. Матбугат чаралары аша тәрбияви әйберләрне, әхлакны җиткерү бүгенге көндә бик мөһим», – диде ул.

«Таян Аллаһка!» бөтенроссия әдәби бәйгесен 2010 елда танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла Якупов башлап җибәрә. Конкурста Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге теләгән һәр кеше катнаша алды. Төп шарт – аларның иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүче булмаулары.

Быел бәйгедә төрле яшьтәге 40тан артык кеше катнашырга теләк белдергән. Рәмзия Галимова иң яхшы эшләрнең «Идел» журналы битләрендә басылып чыгачагын билгеләде.

«Шигърият» номинациясендә:

1 урын – Нуриева Гөлназ (Алабуга, ТР)

2 урын – Шакирова Рузалия (Казан, ТР)

3 урын – Ихтисамова Алия («Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте)

«Чәчмә әсәр» номинациясендә:

1 урын – Мусина Ләйсән (Россия ислам институты студенты)

2 урын – Фәрхуллина Гөлинә (Мамадыш, ТР)

3 урын – Бәдретдинов Рәҗәп (Балтач, ТР)

«Публицистика» номинациясендә:

2 урын – Мингалиева Фирая (Мамадыш, ТР)

3 урын – Кашапов Азат (Зәй, ТР)

Махсус буләккә Азнакайдан Садретдинова Гөлчәчәк лаек була.

Конференция 2012 елда атып үтерелгән танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов хакында истәлекләр белән уртаклашу, аның фәнни һәм дини мирасын өйрәнү һәм яшь буынга җиткерү максатыннан үткәрелә.
Җыен Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе тарафыннан оештырыла.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*