tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Миллəтпəрвəргə – лаеклы бүлəк!
Миллəтпəрвəргə – лаеклы бүлəк!

Миллəтпəрвəргə – лаеклы бүлəк!

31 март – 2 апрель көннəрендə Казанда узган IX Бөтенроссия татар авыллары эшмəкəрлəре җыенының пленар утырышында Татарстан президенты Рөстəм Миңнеханов тантаналы рəвештə беренче итеп Түбән Новгород өлкәсенең миллəтпəрвəр шəхесе Шамил Нуримановның киң күкрəгенə милли Республиканың дəүлəт бүлəген – “Фидакарь хезмəт өчен” медален такты (фотода), туган җирлегендə халкыбыз файдасына күрсəтеп килгəн игелекле гамəллəре, телебезне һəм мəдəниятебезне саклап үстерүгə куйган эчкерсез ярдəме өчен рəхмəт белдерде.

Əйе, нəкъ менə Шамил Əнəс улы кебек миллəтпəрвəр егетлəребез булганда авылларыбыз тулы тормыш белəн яшəр əле, чөнки югарыда телгə алган эшмəкəрлəр җыенының төп максаты – хəлле якташ миллəттəшлəр, уңышлы җитəкчелəр ярдəмендə татар авылларын саклап калу мөмкинлеклəрен табу. Ə Шамил əфəнде нəкъ шул өлкəдə бер үрнəк өлгесе булып тора да.

Беренчедəн, килəсе атна башында, нəкъ Космонавтика көнендə, Шамил абыйның туган авылы Сафаҗай күмəк хуҗалыгы белəн уңышлы рəислек итүенə 26 ел тула. Аның шул вакыт эчендə кече ватанына, газиз авылдашларына, гомумəн, өлкə татар җəмəгатьчелегенə кылган ярдəмнəрен санап бетергесез.

Икенчедəн, үзе җитəклəгəн Киров исемендəге күмəк хуҗалыкны “СПК” формасында саклап тотуы да олы игътибарга лаек, чөнки бу авыл хуҗалыгы предприятиесе халыкныкы дигəнне аңлата. Бер-се кызганыч, аларның саны гына санаулы калып бара. Ə шəхси хуҗалыклар, колхозлар кебек, авыл нужасын тартырга бик үк ашыгып тормыйлар шул. Моның белəн ни əйтмəкчебез: Киров исемендəге кебек СПКлар, элекке колхозларның лаеклы варислары буларак, авылларын яшəтүдə бүген бер төп терəк.

Шəхсəн Шамил Əнəсовичка кайтканда, аны Мостафа Саберов һəм Руслан Айсин кебек легендар һəм тəҗрибəле колхоз рəислəребез белəн чагыштырырга мөмкин. Беренчесе Мөтеравылда 35 ел колхоз рəисе булып торган һəм шул чорда колхозчыларның торак шартларын нык яхшырткан, авылда киң челтəрле инфраструктура булдырган, күп санлы эш урыннары тудырган. Икенчесе 28 ел колхоз белəн уңышлы рəислек иткəн, социаль учреждение биналары, колхоз белгечлəренə таш йортлар төзегəн һəм туган авылы Печə янында газ станциясе төзетеп, зəңгəр ягулык белəн файдалану мөмкинлеге тудыру аркасында авылдашлары өчен социаль революция ясап калдырды.

Шамил абый киң кырлы хəйриячелек эшчəнлегеннəн, беренчелəрдəн булып өлкə максатчан программаларында катнашуыннан тыш, өлкə татар автономиясенең беренче көненнəн аның актив совет əгъзасы булып тора (фотода), Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе идарəсе вəкиле, алыштыргысыз Бөтенроссия татар авыллары эшмəкəрлəре җыены делегаты, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмəткəре. Аның күп санлы бүлəклəре арасында Татарстан президенты медале аерым бер урын билəр дип ышанабыз һəм ихластан олуг хезмəтчəн һəм җəмəгатьчелек казанышы белəн котлыйбыз! Килəчəктə дə миллəтебез файдасына куячак изге гамəллəре лаеклы бəялəнсен иде. Җаны-тəне белəн туган авылы, төбəге, газиз миллəттəшлəре өчен тырышып эшлəгəн, ана те- лебез, гореф-гадəтлəребез, хак динебез, чал тарихыбыз хакында җан атып торган, Нижгар татар- ларын ерак төбəклəрдə лаеклы күрсəткəн Шамил Əнəсовичка олы рəхмəтлəребезне, аның белəн горурлануыбызны белдерəбез.

Олег ХӨСƏИНОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*