tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләт юлын күрсәтүче матбугат нинди була?

Милләт юлын күрсәтүче матбугат нинди була?

Бу көннәрдә татар вакытлы басмаларында милләтнең кыйбласын күрсәтүче язмалар сирәк очрый. Шунлыктан кайвакыт рус телендә чыгучы газетларда милләт үсеше стратегиясе турында язмалар эзләргә туры килә. Соңгы атнада бары тик “Звезда Поволжья” басмасында гына бу стратегиягә багышланган мәкалә очрады. Газеталарга язылучылар да сирәк очрый. Әллә татарлар үз матбугатыннан бизгәнме, милли рухын югалтканмы? Бу сорауга җавап биреп, журналист Римзил Вәлиев татар җыр классикасын тыңларга килүчеләрнең, милли музыканы яратучыларның күплегенә игътибар итә.

Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә иҗат ителгән җырлар концертында хөкем сөргән милли рух та шуны ачык күрсәтә. Матбугат күзәтүен  видео язмада караучылар моңа үз күзләре белән шаһит була алалар.  

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*