tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтебезнең йөзек кашы – татар көрәше: Кәзкәй кадет мәктәп-интернаты исеменә ачык көрәш турниры оештырылды
Милләтебезнең йөзек кашы – татар көрәше: Кәзкәй кадет мәктәп-интернаты исеменә ачык көрәш турниры оештырылды

Милләтебезнең йөзек кашы – татар көрәше: Кәзкәй кадет мәктәп-интернаты исеменә ачык көрәш турниры оештырылды

Актаныш районының Кәзкәй авылында урнашкан кадет мәктәп-интернатында көрәш буенча ачык беренчелек узды. Биредә 2009нчы елдан алып һәм яшьрәк яшүсмерләр көч сынашты. Көрәш ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын, кодрәтен күрсәтә торган спорт төре. Аны олылар да, яшь буын да үз итә.

Бу хакта тулырак район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Әнвәр Гафуров:

– Кадет мәктәбе базасында үзебезнең спорт мәктәбе укучылары катнашында ачык турнирын оештырдык. Чакырылган абруйлы кунаклар бар. Минзәләдән дә яшь көрәшче балалар килгән. Барлыгы 75 көрәш сөйгән егет катнаша. Төп иганәчебез “Благодарение” фонды, аның җитәкчесе Фәрит Муллагали улы Салиховка чиксез рәхмәтлебез! Мондый форматта, кадет мәктәбе базасында тәүге ел гына үткәрелә бу ярыш.

Инициатор, мәктәп тренеры, турнирның баш хөкемдары Илнар Насрыев, баш сәркатип булып Мәгъcүп Әхтәмов билгеләнгән иде.

Нәтиҗәләр 10 категориядә чыгарылды.

Кадет мәктәп-интернаты директоры Илсур Индус улы Җәлилов “Бездә турнирлар һәрвакыт үтә. “Благодарение” тарафыннан матди ярдәме белән бихисап призлар хәстәрләнде” дип билгеләп үтте журналистларга интервью биргән вакытта.

Бүләкләр дә бик яхшы, шәп иде: 1 урынга һәрбер авырлык категориясе буенча – 1000, 2нче урынга 700, 3 пьедесталга менүчеләргә 500 сум акча каралган булса, көрәш турнирының абсолют батыры 5000 сумлык спорт кибетеннән сертификатка ия булды.

Көрәш – батырлар спорты

Ут күршеләребез минзәләлеләр дә бар дигәч, күңелләребез тагы да күтәрелеп, шатланып китте, Минзәләдән татар көрәше буенча 27 еллык тәҗрибәгә ия тренер Рәмзил Рафаэл улы Бәдриев белән дә сөйләшеп алыйк әле.

Нинди ярыш бу сезнең өчен, нинди өметләр белән килдегез?

– Без чын-чыннан көрәш бәйрәменә бик теләп килдек. Ходайга Шөкер, без Актаныш ягы көрәшчеләре белән күршеләрчә, дусларча яшибез. Уку көне булу сәбәпле, өченче көнне генә Татарстан беренчелегеннән дә кайттык, көн дә балаларны уку калдыртып йөретеп булмый. Бүген 3 егетемне алып килдем, өметле алар. Омтылышыбыз – көрәш келәмендә батыр булып танылган якташларыбыз күбрәк булсын иде, көрәшче егетләрем төбәгебезне данлавын телим! Балаларны иң мөһиме кызыктыра белү кирәк, бу һәр спорт төрендә дә тайпылгысыз кагыйдә.

60 кг авырлык категориясендә көрәшүче Егор Мурзиннан татар көрәше хакында белешик әле:

– 6-7 ел көрәш белән шөгыльләнәм. Тренерыма рәхмәтлемен, ул миңа хәтта икенче әти шикелле. Турнирларга ныклап әзерләнәм.

Камил Кашапов, Татар Ямалысы мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы:

– Тренировкалар безнең атнага 3-4 тапкыр үтә, үзебезнең мәктәптә. Уңышларым күп, хәтсез. 1,2, кайчак 3 урыннар да булгалый. Батырлык таләп итә торган спорт төре бу. Балалар бакчасыннан алып мавыгам көрәш белән. Абыем да көрәшче, аңарга охшарга тырышам мин!

Бу ярышларның максаты – балаларда стимул, күзләрендә очкын уяту, кабызу. Берничә төркемдә көрәшчеләребез шөгыльләнә. Безнең укучыларыбыз көчле, еш кына келәм батырлыгы статусын яулыйлар дип горурлык хисләре белән татар-башкорт көрәше турында фикерләрен уртаклашты Илнар Илдар улы.

Ярышлар бер келәмдә оештырылды. Келәмдә киеренке көрәш барды, бер егет тә җиңеләсе килмичә, батыр булырга теләде. Гомумән алсак, районда яшь баһадирлар өчен бөтен мөмкинлекләр һәм уңайлыклар бар, рәхәтләнеп көрәш кенә, баһадир бул гына!

Юлай САФИН, автор фотосурәтләре

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*