tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсендә «Яз сулышы» бәйрәме узды
Самара өлкәсендә «Яз сулышы» бәйрәме узды

Самара өлкәсендә «Яз сулышы» бәйрәме узды

Яңа Ярмәк авылы клубында язның беренче бәйрәме — 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Яз сулышы» дип аталган бәйрәм концерты булып узды.

Язның беренче көннәре безгә матур бәйрәмне – Хатын-кызлар көнен – 8 Мартны алып килә. Безнең бу бәйрәмне карлар эри башлаганда, табигать уянган чорда билгеләп үтүебез очраклы хәл түгелдер, мөгаен. Чөнки хатын-кыз борын-борыннан дөньядагы иң гүзәл нәрсәләрне – чиксез мәхәббәтне, күңел җылылыгын, тормышчан тирән акылны гәүдәләндерә. Нәкъ менә хатын-кызлар җир йөзенә яңа тормыш алып килә.

Яңа Ярмәк авылы клубында 8 Март көне уңаеннан «Яз сулышы» дип аталган бәйрәм концерты булып узды. Гүзәл затларыбызга яз кояшына өстәп үзебезнең ихлас котлауларыбызны, матур җырларыбызны, дәртле биюләребезне бүләк иттек. Концертта мәдәният хезмәткәрләре, укучы балалар һәм авылның үзешчәннәре катнашты. Гөлсинур апай Гафурова һәм Галия апай Сабитова үзләре иҗат иткән шигырьләрен укып үттеләр.

Бәйрәм һәркемгә бик күп шатлык һәм күңелле хис-кичерешләр китерде.

Яңа Ярмәк клубы мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче Асия ЗӘЛӘЕВА

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*